Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Акзегитовской СОШ
Беслан фаҗигасенә-10 ел.
Опубликовано: 03.09.2014Беслан фаҗигасе безнең илебез тарихына гына түгел, дөнья тарихына да иң явыз, иң мәкерле терактларның берсе булып кереп калды. Ун ел вакыт узды, ләкин күңелдәге яралар һаман да төзәлми. Бу фаҗигале көннәрдә тоткын булып алынган 1100 кешенең, аларның якыннары, туганнарының халәтен күз алдына да китереп булмый. Балаларның үле гәүдәләре янында үкси-үкси елаган аналар образын Россия беркайчан да онытмаячак.
Бу терактның кешелексезлеге турында күп язылды- сөйләнде. Балаларның Белем бәйрәмен кан, күз яше белән чылатучыларны, йөгереп, качып баручы сабыйларга арттан атучыларны ерткычлар дип кенә атап була. Бу- дөнья тарихында тиңе булмаган ерткычлык һәм бу көннәрне искә төшергәч әле дә күңел тетрәнә.
Бүген мәктәбебездә Беслан фаҗигасен искә алу уңаеннан презентация күрсәтелде. Без матур һәм якты мәктәпләрдә укуыбыз белән чиксез бәхетле. Безгә мондый фаҗигане вәхшиләрчә балаларны юк итүне күрмәскә, тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын.
К списку новостей









