Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
E-Mail: | gelinya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 37 учащихся |
У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Акзегитовской СОШ
Татар кызы- 2023
Опубликовано: 18.03.2023" Кул эшләрендә -куңлем җылысы" дип атала.
Кул эшләренең киң таралган бер төре – чигү. Аның күп гасырлык тарихы бар. Чигү процессының үсеше Азия, Европа, Американың борынгы цивилизациясе һәйкәлләрендә, әдәби әсәрләрдә, төрле чордагы чигеш үрнәкләрендә күреп була. Күп гасырлар буе чигү кием – салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән.
Чигү эшен җитен, йон, төсле ефәк җепләр, металл (алтын, көмеш) җепләр белән, шулай ук чәч, энҗе, мәрҗән, ялтыравыклы сәдәпләр һәм асылташлар белән аралаштырып эшләгәннәр. IX-XII гасыр казылмаларында археологлар еш кына ялтырап торган алтынлы бизәкләр белән
тегелгән борынгы киемнәр табалар. Бүгенге көнгәчә сакланган алтынлап чигелгән әйберләр үзләренең гаҗәеп матурлыклары белән таң калдыра.
XVIII-XX гасырларда чигү белән һәр җирдә шөгыльләнгәннәр. Чигүне ике төргә бүлеп йөрткәннәр: шәһәрчә һәм авылча. Шәһәр чигүенә Көнбатыш модалары йогынты ясаган. Халык чигеше (авылча) элеккеге традицияләрне, гореф – гадәтләрне һәм йолаларны үз эченә алган. Авылларда кыз балаларны кул эшенә: эрләү, туку, чигү, челтәр бәйләүгә өйрәнүне 5 яшьтән үк башлаганнар.
Һәрбер төбәк үзенең чигеш алымнарын, даими рәвештә баета, үзгәртеп бара, хәзерге көннәргә кадәр сакланган.
К списку новостей