Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Акзегитовской СОШ
Төбәкара фәнни -гамәли конференция
Опубликовано: 13.03.2012
2012 нче елның 13 нче марты көнне Яшел Үзән районының Акъегет урта мәктәбендә “Тарихи мирас елы” кысаларында “Тау ягы бөек шәхесләре эзләреннән “маршрут проект-концепциясен тәкъдим итү төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. 114 ел элек меценат Заһидулла Шәфигуллин тарафыннан салынган мәктәп – үзе үк тарихи һәйкәлләрнең берсе.
Төп оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшел Үзән Мәгариф идарәсе, Акъегет мәктәбе дирекциясе , Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Яшел Үзән районы бүлекчәсе .
Конференциядә түбәндәге 4 төркем эшләде: “Бөек мирас ядкярләре”,”Халкым җәүһәрләрен балкытып”,”Ономастика”,”Тамыр тирәнлеген яфрак тоя”. Шулай ук маршрут буенча Тау ягы авылларыннан чыккан бөек шәхесләргә багышланган күргәзмә,” Усман Әлмиев музеенда”Җыр-моң минем гомерлек юлдашым”дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция, 1857елда Заһидулла Шәфигуллин тарафыннан төзелгән мәчеткә сәяхәт оештырылды.
Әлеге фәнни-гамәли конференциядә Чуваш Республикасы, Буа, Кайбыч, Апас, Яшел Үзән районнарыннан укучылар һәм укытучылар, шулай ук Казан (Идел буе)Федераль университеты аспирантлары, студентлары актив катнашты.
Бу чарада Татарстан республикасының Иҗтимагый Палата әгъзасы Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова, Яшел Үзән хакимияте җитәкчесенең урынбасары Рәисә Вәли кызы Афанасьева, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Владимировна Купоросова, Казан федераль университеты профессоры,тарих фәннәре докторы- Индус Ризак улы Таһиров, Бөтендөнья ЮНЕСКО сәнгатъ институты ректоры, Халыкара гуманитар академия “Европа-Азия”академигы Эңгель Ризак улы Таһиров, Тарих фәннәре докторы , ТР ның атказанган фән эшлеклесе, Фәннәр Академиясенең әгъза- корреспонденты, професссор Мөхәмәдиев Әзгәр Гатаулла улы , Бөтендөнья Татар конгрессының баш белгече- Сахаутдинова Роза Гомәр кызы, якташларыбыз : филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, ТР ның атказанган фән эшлеклесе, Төркиянең тел гыйлеме институты әгъза- корреспонденты Фәрит Йосыф улы Юсупов, Казан федераль университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Рәмзи Кәлим улы Вәлиев, Яшел Үзән районы мәчете имам- мөхтәсибе Габделхәмит Рәүф улы Зиннәтуллин, Татарстан Мөхәмәдиев Әзгар Гатаулла улы - ТР ФА корреспондент әгъзасы ,ТР ның атаклы фән эшлеклесе ,тарих фәннәре докторы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, КФУ ның археология һәм этнология кафедрасы профессоры,
Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында әдәби бүлек мөдире- Юныс Габдулла улы Сафиуллин, Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында фәнни- нәшрият бүлеге мөдире, техник фәннәр кандидаты- Рәфикъ Рәшит улы Сәләхиев, Казан федераль университетының аспиранты,Татарстанның тарих-гениалогия оешмасы директоры- Фәрһад Гомәров, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты Радик Гатауллин катнаштылар. Индус Ризак улы Таһиров Татарстан Республикасының “Тарихи-мәдәни мирасы елы”на багышланган “Тау ягы бөек шәхесләре эзләреннән” туристик маршрутның проект-концепциясен тәкъдим итү төбәкара фәнни –гамәли конференциясендә катнашучыларны котлады, аларга уңышлар теләде, шәхсән үзеннән бүләк итеп, китапларын да тапшырды.
Бөтендөнья ЮНЕСКО сәнгатъ институты ректоры , Халыкара гуманитар академия “Европа-Азия”академигы Эңгель Ризак улы Таһиров - үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм бу конференциянең 114 еллык тарихы булган Заһидулла Шәфигуллин тарафыннан нигез салынган Акъегет урта мәктәбендә үтүе бик урынлы булуын ассызыклады. Ул укучылар тарафыннан төзелгән мәдәни мирас объектларын торгызу һәм танытырга ярдәм итү максатыннан төзелгән проекларны нәкъ менә бу мәктәптә яклау аеруча отышлы диде. Яшел Үзән мәгариф бүлеген (җитәкчесе О.В.Купоросова), Акъегет урта мәктәбен(директоры Г.Р.Саттарова), Акъегет җирле үзидарәсен(башлыгы С.Р.Шәмсиев) дипломнар белән бүләкләде; ”Акъегет авылы тарихы сәхифәләре” китабы авторы, ветеран - педагог Тимершин Илгизәр Гәрәй улы “Академик” дипломына лаек дип табылды, Акъегет урта мәктәбе директоры Саттарова Гелинә Рөстәмовнага “XXI гасыр укытучысы” дигән алтын медаль, ветеран - педагог Нигматуллина Ләлә Илгиз кызына , 11 сыйныф укучыларына ЮНЕСКО Сертификатлары тапшырды.
Яшел Үзән муниципаль берәмлеге һәм мәгариф идарәсе җитәкчелекләре үзләренең җылы теләкләрен җиткереп һәм алга таба проектны тормышка ашыруда ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.
Конференциядә Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Юныс Габдулла улы Сафиуллин әле яңа гына Газиз Айдарскийга багышлап язылган китабын тәкъдим итте һәм Акъегет мәктәбенә бүләк итте.
Үз проектларын уңышлы яклаган укучылар Диплом һәм грамоталар белән бүләкләнделәр .
К списку новостей









