Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 36 учащихся |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Бөек Җиңүгә 75 ел!
15.01.2020
Бөек Җиңүгә 75 ел! Шушы уңайдан мәктәбебез китапханәсендә китаплар күргәзмәсе эшли башлады. Бу күргәзмәдә бик күп мәгълуматлар тупланган.
Китапханәче: Набиуллина Л.Г.
-
3 нче чирек башланды. 09.01.2020
Кышкы каникуллар тәмам. З нче чиреккә аяк бастык. Бүген укучылар яңа көчләр туплап мәктәпкә килде. Укучыларга укуларында уңышлар, ә укытучыларга җаваплы эшләрендә уңышлар һәм сабырлык телибез.
Администрация.
-
Кышкы каникуллар башланды 28.12.2019
Бүгеннән укучыларыбыз кышкы каникулга китте. Укучыларга күңелле һәм файдалы яллар телибез!
Администрация.
-
Инглиз теле атналыгы.
27.12.2019
Инглиз теле укытучысы Маннапова Г.Г. инглиз теле атналыгы кысаларында 8 - 9 нчы сыйныфлар арасында сорау - җавап кичәсе оештырды. Укучылар бик актив булдылар, төрле сорауларга җаваплар таптылар.
Администрация.
-
2 нче чирек тәмам.
26.12.2019
Бүген 2 нче чирекнең соңгы уку көне. Һәр сыйныфта укучылар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерелде., инструктажлар үткәрелде һәм куллар куйдырылды.
Администрация.
-
Чыршы бәйрәме. 25.12.2019
Бүген мәктәптә чыршы бәйрәме булды. Укучылар, укытучылар, килгән кунаклар Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп чыршы тирәсендә төрле җырлар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Килгән кечкенә кунакларыбыз, укучылар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, шигырь сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.
Администрация.
-
Кыш бабай мастерскоенда. 24.12.2019
Бүген "Иң матур чыршы уенчыгы" дигән конкурска йомгак ясалды. Һәр сыйныф бу конкурста бик актив катнашты. Алар төрледән - төрле, берсеннән - берсе бик матур уенчыклар эшләгәннәр. 1 нче урын - 1-3 нче, 2-4 нче һәм 8 нче сыйныфларга, ә 2 нче урын - 5, 6, 7 һәм 9 нчы сыйныфларга бирелде. Укучыларга алдагы эшләрендә дә уңышлар теләп калабыз.
Администрация.
-
Инглиз теле атналыгы. 24.12.2019
Бүген мәктәбебездә инглиз теле атналыгы кысаларында 5 - 6 нчы сыйныфлар арасында уен - ярыш уздырылды. Укучылар бик теләп катнаштылар.
Инглиз теле укытучысы: Маннапова Г.Г.
-
"Аюкай куян" әкияте буенча сәхнәләштерелгән күренеш.. 20.12.2019
Бүген мәктәбебез сәхнәсендә 2 - 4 нче сыйныф укучылары Ркаил Зәйдулланың "Аюкай куян" әкияте буенча сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Укучылар рольләрне бик оста башкардылар. Аларга бик зур рәхмәт.
Сыйныф җитәкчесе: Музафарова Р.Ф.
-
Регионара Шиһабетдин Мәрҗани укулары.
12.12.2019
Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Д.М. Яшел Үзән шәһәренең "Чишмә" балалар бакчасында уздырылган регионара Шиһабетдин Мәрҗани укуларында катнашты һәм 2 нче урынны яулады. Укытучыбыз диплом белән бүләкләнде.
Администрация.