Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
E-Mail: | gelinya@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
Год основания учреждения: | 1993 |
У нас учатся: | 37 учащихся |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Тарихи КВН 28.02.2023
Тарихи КВН. 6-7 сыйныф укучылары арасында ярыш булды. Сыйныфтан тыш чара бик кызыклы, эчтәлекле үтте.
Укытучы: Адиятуллина А. Р.
-
Разговор о важном / Мөһим темаларга сөйләшү. 27.02.2023
Дәреснең темасы: Традицион гаилә кыйммәтләре. Укучылар белән гаилә, балалар, гаиләдәге эшләр бүленеше турында сөйләшенде.
-
Ватанны саклаучылар көне белән. 23.02.2023
Бәйрәм белән, ир-егетләребез.
-
Күңелле стартлар! 22.02.2023
Башлангыч сыйныфлар һәм 5 нче сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" эстафетасы булып үтте. Укучылар монда үзләрен көчләрен сынадылар, хәтта төймә дә тектеләр, бәрәңге әрчеделәр.
Укытучы: Бурганова Р. Р.
-
Аҗаган!!! 22.02.2023
Мәктәп белән "Аҗаган" уенында катнаштык. 1-5 сыйныф укучылары кар астыннан граната муляжларын эзләделәр. Тырыша торгач, табып бетерделәр.
-
Аҗаган - 2 22.02.2023
6-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Аҗаган" уены бик тә кызыклы оештырылган иде.Алар авыл буйлап Кар көртләре астыннан карта эзләделәр, картаны укып, ниһаять, Россия флагын таптылар!!!.Ура!!! Молодцы!!! "Аҗаган" уенын Россия һәм Татарстан гимнарын җырлап тәмамладык.
-
21 февраль- Туган телләр көне. 21.02.2023
21 февраль- Туган телләр көне. Шушы уңайдан, 2-4 сыйныфлар "Газиз Туган телем" дип исемләнгән бик эчтәлекле викторинада катнаштылар. Викторина җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.
Укытучы: Зиганшина Г. Г.
-
Ачык дәрес. 21.02.2023
3 нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес булды. Укучылар "Сыйфат" темасын кабатладылар. Дәрес җанлы, эчтәлекле, ФГОС таләпләренә туры килерлек итеп үтте. Балалар дәрестә актив катнаштылар.
Укытучы: Музафарова Р. Ф.
-
"Тел берләштерә" 21.02.2023
21 февраль- Туган телләр көне. Бүгенге кичәбез туган телгә багышланган. Тел- тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең телтеләкләрен, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Укытучы: Зинурова Р. Р.
-
"Татар сүзе"
21.02.2023
Мәктәбебез укучылары Батыршина С. (2 сыйныф укучысы), укытучысы Зиганшина Г.Г., һәм Нигматзянова И. (8 сыйныф укучысы), укытучысы Закирова Д. М. Молвино авылында уздырыла торган III районкүләм "Татар сүзе" бәйгесендә катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. Афәрин, укучылар. Уңышлар сезгә!!!