Муниципальное казенное учреждение "Отдел образования Исполнительного комитета Ютазинского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге" муниципаль казна учереждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423950, Республика Татарстан, Ютазинский район, пгт. Уруссу, ул. Пушкина, д. 38 |
Телефон: | +7(855)-932-42-23 |
E-Mail: | utaz_roo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Отдел образования" |
Руководитель: | Абрамов Сергей Александрович |
Год основания учреждения: | 2011 |
Новости РОО
"Урталай бүленгән алма"
Опубликовано: 12.09.2024Бүген районыбызның Ютазы гомуми урта белем бирү мәктәбендә "Урталай бүленгән алма" дип исемләнгән ll Төбәкара әдәби фестиваль узды. Быел ул Г. Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" әсәренең 80 еллыгына багышланды. Фестиваль барышында эчтәлекле чаралар оештырылды. Районыбызның яшь каләм ияләре хөрмәтле шәхесләребез Рабит ага Батулла , Ләбиб ага Лерон белән очрашты. Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен методик семинар оештырылды. Семинар эшендә ТР фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтының әйдәп баручы хезмәткәре Абдуллина Диләрия Маратовна катнашты. Диләрия Маратовна үсеп килүче буынга туган тел һәм әдәбият укытуның нечкәлекләре, яңа эшләнгән дәреслекләр хакында эчтәлекле чыгыш ясады. "3санлы Урыссу гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең туган тел укытучысы Хәмидуллина А. Т. дәресләрдә заманча технологияләр куллану буенча осталык дәресе уздырды. Семинар барышында укытучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Очрашу эшлекле һәм нәтиҗәле узды.
Фестивальнең өченче өлеше " Г. Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" әсәренә -80 ел. Әсәрнең балаларга патриотик тәрбия бирүдәге роле" дип исемләнгән фәнни -гамәли конференция булды. Конференция эшендә укытучылар, китапханәчеләр, хатын-кызлар советы вәкилләре катнашты. Казан медицина көллиятенең туган тел укытучысы Субаева М., районыбыз укытучылары Котдусова Г. Р., Йосыпова З. В., Садыйкова Ф. И. үз чыгышларында Г. Кутуй әсәрләренең үзенчәлеге һәм кыйммәтенә тукталып, үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
К списку новостей