Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мало-Уруссинская основная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктэбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423959, Республика Татарстан, Ютазинский район, д. Малые Уруссу, ул. Советская, 25а |
| Телефон: | +7(855)-934-23-46 |
| E-Mail: | Shkola.Malo-urussins@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мало-Уруссинская ООШ" Ютазинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Алсу Фанисовна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 20 учащихся/ бездә 20 укучы белем ала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 8 педагогов/ аларга 8 укытучы белем бирә |
Все школьные новости
Бездә Нәүрүз гөрләде.
Опубликовано: 18.03.2017Көннәр язга авышкан мәлдә Нәүрүз бәйрәмен үткәрү – матур гадәт. Кешеләр элек-электән язны көтеп алганнар, аңа яңа өметләр баглаганнар. Бер-берсенә изге теләкләр теләп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юраганнар.
Безнең мәктәптә дә узды “Нәүрүз” бәйрәме. Нәүрүзгә багышлап театрлаштырылган тамаша әзерләдек. Тамашада төрле персонажлар – Кыш бабай, Яз һәм Кояш, Көн һәм Төн катнашты. Бәйрәмнең төп герое – Нәүрүзбикәне (Әдилә Шакирова) олылап, кул чабып каршы алдык. Шуннан соң төрле уеннар уйнадык, җырлар җырладык, биюләр биедек. Рәхәтләнеп Кыш бабай, Нәүрүзбикә белән күңел ачтык. Мәктәп алдында җыр- моң, уен-көлке яңгырап торды. Кыш бабайның (Фәхеретдинова Зилә Мәүзил кызы) Нәүрүзбикәгә тиз генә бирешәсе килмәде. Аның белән көч сынашты. Аркан да тартыштылар, йомырка кабып та йөгерделәр. Бәйрәм ахырында төрле тәмле ризыклар белән чәй эчтек. Бәйрәм бик җанлы һәм матур узды. Бәйрәмгә авыл халкы да, әти-әниләр дә бик күп җыелды.
К списку новостей















