Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”.
Визитная карточка
| Адрес: | 423965, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Старый Каразерик, ул. Тукая, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-934-22-68 |
| E-Mail: | Shkola.Karazerik@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каразерикская СОШ им.Г.Вильданова" |
| Руководитель: | Шакирова Миляуша Миннеяровна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 39 обучающихся (иностранные граждане отсутствуют) 39 укучы белем ала |
| У нас учат: | 12 педагогов 12 укытучы белем бирэ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Каразерикская средняя общеобразовательная школа имени Галима Вильданова» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан.Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе “Вильданов Галим исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе”. - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
"Игътибар- балалар!" профилактик чара 08.09.2017

"Игътибар- балалар!" профилактик чаралар кысасында Каразирек мәктәбендә шактый мероприятияләр узды. 8 нче сентябрь көнне 3 нче класс укучылары "Велосипедта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән чарада катнашты. Чараның максаты - велосипедта йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм ныгыту, юлда балалар травматизмын кисәтү иде. Укучылар шушы темага видеороликлар карадылар, үзләре дә бу кагыйдәләрне искә төшерделәр.Велосипедта йөргәндә кайсы юл билгеләренә игътибар итәргә икәнлеген дә укучылар кабатладылар. Чара бик җанлы һәм файдалы үтте.(Класс җитәкчесе Касимова Л.К.)
-
"Игътибар – балалар!" акциясе 07.09.2017

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында 21 августтан 15 сентябрьгә кадәр районда "Игътибар – балалар!" акциясе узачак. Шушы акция кысаларында, бүген 4 нче сыйныф укучылары өчен “ Юлда булсаң бул өлгер” дип исемләнгән чара уздырылды.
-
“Террорчылык һәм Экстремизм – дөньяга куркыныч” 07.09.2017

Бүген, 7 сентябрь көнне, Каразирек мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары авыл китапханәсе белән берлектә, Осетия Республикасының Беслан шәһәрендә террор актында һәлак булучыларга багышланган митингта катнаштылар. Китапханәче Флүзә Карипова укучыларга терроризм турында мәгълүмат бирде, презентация күрсәтелде .Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Авыл клубының китапханәсендә “Террорчылык һәм Экстремизм – дөньяга куркыныч” исемле информацион күргәзмә оештырылды.
-
Субботник 07.09.2017

Тирә-ягыбызны чүп-чардан тазарту, төзекләндерү, яшелләндерү безнең бурычыбыз. 7 сентябрь көнне мәктәп коллективы уҡычылар белән берлектә –субботник уздырдылар. Мәктәп яны территориясен тазарттылар, мәктәп яны участогында бәрәңге алдылар
-
Өмә. 07.09.2017

Мәктәп янында башлангыч сыйныфлар бик ихлас, тырышып эшләделәр.Мондый өмәләр ел дәвамында үткәреләчәк.
-
Тынычлык дәресләре. 06.09.2017

Каразирек урта мәктәбендә яңа уку елы "Тынычлык дәресе" белән башланып китте. Әлеге дәреснең төп максаты : укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәллек сыйфатлары тәрбияләү.
Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән
Сугарылган була юл башы.
Матур көннәр, тыныч еллар гына
Булсын иде гомер юлдашы!
-
Яңа укучылар. 06.09.2017

2017-2018 нче уку елында мәктәбебез бусагасын сигез беренче класс укучысы атлап керде. Аларның бишесе малай, ә өчесе кыз. Балалар дүрт авылдан җыелган. Иске Каразиректән-2 укучы, Яңа Каразиректән -1 укучы, Бәйрәкә-тамактан-4 укучы һәм Көрәш-Бүләктән 1 укучы килде.Әлегә аларга мәктәптә бик ошый. Уңышлар сезгә, тырышып белем алыгыз,кадерле балалар.
--
Рита Файзрахманова -
Белем бәйрәме 05.09.2017

Белем көне - ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга. Күпләр бу бәйрәмне "Беренче кыңгырау" бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки нәкъ менә бу көнне мәктәп балалар бакчасыннан килгән "яңа" укучыларын каршы ала. Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына кечкенә портфель тоткан укучылар беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап керә, беренче укытучылары белән очраша, беренче кыңгырау тавышын ишетә.
Каразирек урта мәктәбенең бусагасын беренче тапкыр 8 бала атлап керде.
-
Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне.
04.09.2017
Ел саен 3 сентябрь Россиядә Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә.
Әлеге дата Россиядә 2005 елда “Россиядә сугышчан дан көннәре турында” Федераль закон белән гамәлгә куелды. Бу дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Бесланда булган фаҗигале хәлләр белән бәйле. Ул чакта сугышчылар шәһәр мәктәпләренең берсен кулга төшергән иде.
Бүген, 4 сентябрь көнне, 4 нче сыйныфта Бердәм Теләктәшлек дәресе үтте. Терракт куркынычы янаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге сөйләнелде.
-
Закрытие лагеря 27.06.2017

26 июня прошла торжественная линейка закрытия лагеря. Самые активные ребята были награждены почетными грамотами и сладкими призами.







