Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Каракашлинская основная общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423961, Республика Татарстан,Ютазинский район,село Каракашлы, улица Сирина Батыршина, дом 36 |
| Телефон: | +7(855)-934-21-22 |
| E-Mail: | Shkola.Karakashly@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каракашлинская ООШ" |
| Руководитель: | Шарафеева Зульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 38 учащихся (иностранные граждане -0)/бездә 38 бала белем ала (чит ил гражданнары -0 |
| У нас учат: | 10 педагогов /аларга 10 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Каракашлинская основная общеобразовательная школа" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
«Я – гражданин России. Мин Татарстан баласы». 21.04.2017

Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 21нче апрель көнне туган як тарихын өйрәнү музеенда “Татарстанда музейлар язы - 2017” республика акциясе кысаларында “Мин – Россия гражданины. Мин – Татарстан баласы!” исемле чарада катнаштылар. Чара Россия һәм Татарстан республикасы гимннары белән башланды. Укучылар ил гражданиның төп документы булган паспорт, Россия һәм Татарстан республикасы символикалары булган флаг, герб, гимн тарихлары белән таныштылар. Катнашучыларга музей архивында сакланучы паспорт үрнәкләре тәкъдим ителде.
-
«Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» 20.04.2017

Язгы яхшылык атналыгы кысаларында 7 нче сыйныф укучылары Фазлыева Фатыйма әбигә тимурчылыкка бардылар. Кызлар әбигә хуҗалык эшләрендә һәм өй җыештыруда булышалар.
-
Экологик диктант 20.04.2017

Бүген Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-7 сыйныф укучылары экологик диктант язды.
-
Экологик дәрес 18.04.2017

Бүген, 18 нче апрель көнне, Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Чисталык – сәламәтлек нигезе” дигән экологик дәрес үтте. Дәрестә катнашучы 5 сыйныф укучылары чүп төрләре классификациясен ,утильләштерү ысулларын өйрәнделәр.
-
Сохрани мир вокруг себя 18.04.2017

С учащимися 6-7 класса был проведен классный час на тему «Сохрани мир вокруг себя» Учащиеся посмотрели презентацию получили содержательную информацию всех живых существ.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 17.04.2017

Бүген, 17 нче апрель көнне, Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары татар теле буенча дәрестән тыш эшчәнлекне Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда үткәрделәр. “Искергән сүзләр.Архаизмнар һәм тарихи сүзләр” дигән темага дәрестә үткәннәрне практик яктан ныгыттылар. Музей директоры Хамидуллина Г.М. борынгы эш коралларын күрсәтеп, аларның исемнәрен әйтү белән бергә, һәркайсының кулланышы турында да мәгълүмат бирде.
-
ПДН инспекторы белән очрашу 14.04.2017

Бүген 8 нче сыйныф укучылары Ютазы районы балигъ булмаганнар эше бүлеге инспекторы Нурисламов Айдар Сөләйман улы белән очраштылар.Очрашу вакытында класстагы тәртип,бер-берсенә яла ягу,пычрак сүзләр әйтү очраклары буенча юридик яктан җәзага тартылу турында белешмә бирелде.Укучылар белән аңлату эшләре алып барылды.Беренче очракта кисәтү ясалды.
-
12 апрель- космонавтика көне 12.04.2017
Бүген 12 нче апрель көнне,Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбендә космонавтика көне уңаеннан башлангыч сыйныфлар ясаган рәсем күргәзмәсе оештырылды,укучылар сыйныфларда космоска очышлар һәм космонавтлар турында әңгәмә тыңлады. -
Авыл китапханәсендә кунакта 12.04.2017

Башлангыч сыйныф укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдылар.Бүгенге очрашу космонавтика көненә багышланды.Укучылар космоска кагылышлы кызыклы мәгълүматлар алдылар,космонавтлар турында презентация карадылар,сорауларга җавап бирделәр, планеталарга багышланган кроссворд чиштеләр.Очрашу кызыклы "Белка һәм Стрелка"турында мультфильм карау белән тәмамланды.
-
Дәүләт символикасына 25 ел 11.04.2017

Бүген 5-9 нчы сыйныфларда Татарстан Республикасы Конституциясе һәм дәүләт символикасының 25 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.Укучылар дәүләт символикасын тагын бер кат хәтерләрендә яңарттылар.







