Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Байрякинский детский сад «Алсу» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Бәйрәкә "Алсу" балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423963, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Байряка, ул.Октября, д. 17 |
Телефон: | 8(85593) 6-25-34 |
E-Mail: | ds.bairyakei@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Байрякинский детский сад «Алсу» Ютазинского муниципального района РТ |
Руководитель: | Фатхиева Гульназ Ниловна |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 25 |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Байрякинский детский сад «Алсу» Ютазинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Бәйрәкә "Алсу" балалар бакчасы - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Кардан сыннар 29.12.2022
КАРДАН СЫННАР
Аю, бүре, куян, төлке -
Ясыйсы бар кардан сыннар.
Яннан үтеп йөрүчеләр
Тик сокланып карасыннар!
Кулга алгач, менә кара -
Җепшек кар тиз йомарлана.
Җитез, тырыш һәрбер бала,
Эшләр гөрләп кенә бара!
Бер минут та тик торган юк,
Бергә булгач тиз эшләнә.
Җепшек карны йомарлаудан
Бияләйләр юешләнә.
Тырышканда була бит ул -
Кардан сыннар арта тора.
Балаларның осталыгы
Сокландыра, шаккаттыра!
Укмаштыргач, әвәләгәч
Кыш бабай да әзер була.
Тиздән килеп җитәр ул да -
Күп калмады Яңа елга.
Басып тора кардан сыннар.
Әйтерсең лә алар чыннар!
Яшәү рәхәт тылсымга тиң
Балачакның дөньясында!
Фәнәвис Дәүләтбаев -
Матур чаклар 28.12.2022
Бер яшькә үстем
Нур Гайсин
Көн салкын, тышта
Уйный кар-буран,
Ак төскә керде –
Бизәлде урам.
Тагын ямьлерәк
Итәргә илне,
Иске ел үтеп,
Яңа ел килде.
Ямьле Кыш бабай,
Килдең син безгә,
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.
Кыш бабай, мине
Бүген син макта.
Бер яшькә үстем,
Син килгән чакта. -
Яңа ел бәйрәме. 27.12.2022
Яңа ел белән!
Рәдиф Гатауллин
Яңа ел җитте! Яңа ел!
Кышы, Язы, Җәе, Көзе –
Барысы белән дә яңа ул.
Ә иске ел ерак китте.
Киткән чакта елап китте.
– Ул соң ниләр алып китте,
Һәм ниләр калдырып китте?
– Фәндә, көндә яңалыклар,
Яңа бәхет, яңа йортлар,
Көне-төне янган утлар,
Гөлбакчалар, яңа җырлар
Китерде ул, һәрбер көне
Бизәп үтте туган илне –
Ил күгендә мәңге балкыр
Йолдызлар яндырып китте,
Нык сакларга кушып, безгә
Җирне, Кояшны, Дөньяны –
Барысын да калдырып китте...
Үзен генә алып китте,
Яңа ел! Яңа ел җитте! -
Тау шуабыз. 26.12.2022
Кар яуганда (М.Фәйзуллина)
Энем минем кар яуганда
Чыга чана шуарга,
Артка карый – эз юк була;
Хәйран кала шуңарга:
– Апа, апа, кая качкан
Минем чана шуган юл?
– Мамык карлар явып узгач,
Кар астында калган ул.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә 22.12.2022
-
Үрдәкләр суда йөзә. 20.12.2022
-
"Теремкәй" әкиятен сәхнәләштерү 19.12.2022
-
Төсле түгәрәкләр. 15.12.2022
-
Мәдәният йортында кунакта. 12.12.2022
“Сәламәтлек” (Шамсуаров Т.)
Иртә әле, вакыт бар дип,
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да,
Физзарядка яса син.
Сәламәт, таза булуың
Синнән тора икән бит.
Дөньда иң-иң кадерле –
Исәнлек, тик исәнлек!
-
Шырпы уенчык түгел! 08.12.2022
Җәйге кызу көндә дүрт-биш малай
Җыелдылар урман куенына.
Җиләк җыеп, яшел чатыр корып,
Уйнадылар көне буена.
Ял иттеләр кичен, бергәләшеп,
Учак җылысына кызынып.
Ай карады күктән, ал тасмадай,
Ялкын телләренә кызыгып.
Һәм киттеләр кайтып, җырлый-җырлый,
Җиргә чыклар төшкән бер чакта.
Утлы күмер калды, җем-җем итеп,
Йокымсырап яткан учакта.
Алар китте. Шаян җилләр килеп
Күмерләрдән очкын уйнатты.
Шул очкыннан ялкын-тасма ясап,
Чәер каерыга ут атты...
Гөлт кабынды чәер, бии-бии,
Котырынып ялкын дөрләде,
Болгый-болгый утлы койрыкларын
Ябалдышлар булып үрләде.
Ажгырынып утлы елан кебек
Бөтерелде ялкын, уралды...
Гөрләп торган яшел гүзәллектән
Кара көйгән моңсу җир калды...
(Р.Вәлиева “Уйнадылар”)