МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423958, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Акбаш, ул. Школьная, д. 16 _ Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-934-14-17 |
| E-Mail: | Shkola.Akbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбашская НОШ" |
| Руководитель: | Хазиева Гульуса Фирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 6 обучающихся/бездә 6 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога/аларга 3 укытучы белем бирә |
Новости
Ветеран белэн очрашу
Опубликовано: 01.02.2013Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде
Утлы еллар, поход юллары...
Менә 68 ел инде без сугыш чоры буынына, батырларга дан җырлыйбыз. Күкрәк тулы орден-медальләрен чыңлатып килгән бабайлар, әбиләребезне күреп горурланабыз. Ә бит киләчәк буын алар турында ишетеп кенә беләчәк. Өзек-өзек кенә булса да хәтирәләрне яңартып, күңеле тулып яшьләре тәгәрәгән якыннарыбыз еракта калачак. 2 нче февральдә илебез халкы Сталинград сугышы тәмамлану көнен билгеләп үтә. Һәркем белә – илебез тарихында аерым игътибарга лаек бу сугыш совет иле, гаскәрләре өчен тамырдан борылыш алган вакыт. Санаулы гына калган ветераннар арасында ул дәһшәтле вакыйгаларның шаһите булган Кәлимуллин Әхмадулла Шәфигулла улы бүгенге көндә Акбаш авылында кызы тәрбиясендә гомер кичерә. Безнең мәктәп коллективы укытучылары һәм 2, 6 сыйныф укучылары, ветераннар советы рәисе, бәйрәм уңаеннан, ветеран янына барып, күрешеп, әңгәмә корып кайттылар. Картлык галәмәте 89 яшьлек Әхмадулла абыйның хәтерен җуя башлаган, кай тарафта нинди шәһәр һәм авыллар өчен барган сугышларда катнашуын ул инде онытып бара. Тик тән һәм күңел ярасы онытылмый, бераз без сөйләп алгач, “Әй-й, ул елларны....”, дип сузып куя. Балаларга Әхмадулла абыйның тормыш юлы, сугыш еллары турындагы вакыйгаларны оныгы язган истәлек аша җиткергәч, укучылар сугышчан бүләкләре турында сораулар бирделәр, яшьлек елларында төшкән фотосурәтләрне карадылар,авылдаш ветераннарны искә алдылар. Вакыт-вакыт күңеле тулып киткән ветеран аларны аркаларыннан сөеп, “И, балалар мондый кайгыларны сезгә күрергә язмасын!”,- дип куя һәм кабат уйларга чума. Ә без үз чиратыбызда аның мул, тыныч тормышта, балалары һәм туганнары мәрхәмәтен, кайгыртуын тоеп яшәвенә сөенәбез. Картлык галәмәтенә бирешмичә, шөкер итеп яшәвен теләп саубуллашабыз.
Г. Камаева
Акбаш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
К списку новостей









