МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423958, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Акбаш, ул. Школьная, д. 16 _ Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-934-14-17 |
| E-Mail: | Shkola.Akbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбашская НОШ" |
| Руководитель: | Хазиева Гульуса Фирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 6 обучающихся/бездә 6 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога/аларга 3 укытучы белем бирә |
МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Туган тел декадасы. 26.02.2019

Декаданың соңгы көнендә балалар табышмаклар илендә сәяхәттә булдылар. Табышмакларның килеп чыгышы, халык тормышындагы роле белән таныштылар. Үзләре дә бер – берсенә табышмаклар әйтешеп зирәклектә көч сынаштылар.
-
УФНС России по РТ информирует 25.02.2019

-
С Днем защитника Отечества! 22.02.2019

На занятии по внеурочной деятельности "Лепка" первоклассники приготовили подарки своим любимым папам.
-
Муса Җәлил - һаман безнең арада. 22.02.2019

Татар халкының патриот шагыйре М.Җәлилнең шигырьләрен пропагандалау, аның шигырьләренең бөеклеген дәлилләү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан туган тел декадасы кысаларында 1-4 сыйныф укучылары өчен башлангыч сыйныфлар укытучысы Багаува Л.М. "Муса Җәлил - һаман безнең арада" дигән әдәби музыкаль кичә уздырды. Укытучы балаларга аңлаешлы итеп Муса Җәлил турында сөйләде, аның төрле темаларга язылган шигырьләрен укыды. Китаплар күргәзмәсе белән таныштырды. 1 сыйныф укучылары Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичә балалар башкаруында "Салют сиңа Муса Җәлил" җыры белән тәмамланды.
-
Подарок к празднику 21.02.2019

В предверии праздника дня защитника Отечества был проведен классный час об истории возникновения праздника. Учащиеся 2, 4 класса с любовью приготовили подарки для своих пап.
-
Йолдызлы сәгать 21.02.2019

Туган тел декадасы кысаларында мәктәптә Багаува Л.М. "Йолдызлы сәгать" интеллектуаль уены уздырды. Балалар татар теленең грамматикасын, татар язучыларын. әкиятләрен белүдә көч сынаштылар. 1 сыйныф укучысы Багаува А. җиңүче булып чыкты.
-
20.02.2019

Бүген башлангыч сыйныф укучыларының татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай әкиятләренә карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.Балалар бер - берсенең рәсемнәре буенча фикер алыштылар. Тукай әкиятләрен исләренә төшерделәр.
-
19.02.2019

Бүген безнең мәктәптә әби - бабаларыбыз бәләкәй чакта җырлап - биегән уеннарны искә төшерү көне булды. Кунакка балалар бакчасына йөрүчеләр дә керделәр. Балалар бергә - бергә "Чума үрдәк, чума каз", "Түбәтәй", "Мәликә", "Миңлебай" җырлы-биюле уеннарын уйнадылар. Үзебезнең татар халык биюләрен биеделәр.
-
18.02.2019

Балаларның сүзлек запасларын баету, сөйләм телләрен камилләштерү, фикерләү, күзаллау сәләтләрен үстерү, телләр өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан башлангыч сыйныфлар укытучысы Багаува Л.М. 1-4 сыйныф укучылары өчен "Булачак тәрҗемәчеләр" интеллектуаль уены оештырды. Уен бик кызыклы, балалар өчен файдалы булды.
-
Туган тел декадасы
16.02.2019
Раслыйм:
мәктәпнең директор
вазыйфаларын башкаручы
__________ Хаҗиева Г.Ф.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Акбаш баашлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле декадасын үткәрү планы.
Үткәрү вакыты: 16 – 26 февраль.
Туган тел декадасы үткәрүнең максатлары:
- укучыларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү;
- танып белү активлыгы формалаштыру;
- балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Үткәрү вакыты
Үткәреләсе чара
Җаваплы
16.02.2019
Татар теле декадасын ачу тантанасы. План белән таныштыру.
Татар теле дәфтәрләре күргәзмәсе.
Сыйныф җитәкчеләре
18.02.2019
Интеллектуаль уен. “Булачак тәрҗемәче”
Багаува Л.М.
19.02.2019
Татар халык биюләрен бию. “Чума үрдәк, чума каз”, “Өчле”, “Сигезле”, “Түбәтәй” биюләре.
Багаува Л.М.
20.02.2019
Г.Тукай әкиятләренә балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе
Багаува Л.М.
Нурсаетова Л.Н.
21.02.2019
“Йолдызлы сәгать” уены.
Багаува Л.М.
22.02.2019
“М.Җәлил – патриот шагыйрь.” Кл сәгате. М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү.
М.Җәлил. Китапханәдә күргәзмә оештыру.
Багаува Л.М
Нурсаетова Л.Н.
25.02.2019
Татар телендә мультфильмнар карау.
Нурсаетова Л.Н.
26.02.2019
Табышмаклар кичәсе.
Татар теле декадасын ябу. Йомгаклар.
Багаува Л.М.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Багаува Л.М. төзеде.









