МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423958, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Акбаш, ул. Школьная, д. 16 _ Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-934-14-17 |
| E-Mail: | Shkola.Akbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбашская НОШ" |
| Руководитель: | Хазиева Гульуса Фирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 6 обучающихся/бездә 6 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога/аларга 3 укытучы белем бирә |
МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Туган тел атналыгының алтынчы көне 22.02.2014

22 нче февраль көнне мәктәптә 1, 2, 3 нче сыйныфларда башлангыч сыйныф укытучысы Инсапова Раушания тарафыннан” Күңелле татар теле” дәресе үткәрелде. Бу чара Халыкара туган тел көне уңаеннан уздырылды.”Йолдызлар” һәм “Йолдызчыклар” командалары үзара көч сынышты. Укучылар бу дәрестә төрле ребуслар, башваткычлар, шарадалар чиштеләр, чылбыр буенча сүзләр төзү уенын да эшләделәр, “качкын сүзләр”не дә эзләделәр. Чара бик күңелле узды. Кечкенә булсалар да,”Йолдызчыклар” командасы җитезрәк булып чыкты. Атналыкта активлык күрсәткәннәре өчен кечкенә дусларыбызга да бик зур рәхмәт.
-
Туган тел атналыгының бишенче көне 21.02.2014

21 нче февраль көнне мәктәптә туган телгә багышлап чыгарылган стена газеталары конкурсы уздырылды. Конкурста 1 – 9 сыйныфлар катнашты. Бик эчтәлекле һәм зәвык белән эшләнгән иде газеталар. Шулай ук бу көнне китапханәдә оештырылган балалар китаплары күргәзмәсе дә эшләде. Күргәзмә мәктәп китапханәсе мөдире Люция Наил кызы тарафыннан оештырылды. Бу күргәзмәне карарга “Карлыгач” балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме дә кергән иде. Аларга истәлеккә китапханәче Люция Наил кызы кечкенә китаплар бүләк итте.
-
День здоровья 21.02.2014

21 февраля в школе прошёл очередной День здоровья. В этот день все учащиеся 5-9 классов вышли чистить территорию школы от снега. Не остались в стороне и преподаватели с техническим персоналом. Ведь дружная совместная работа сплачивает.
-
Туган тел атналыгының дүртенче көне 20.02.2014

20 нче декабрь көнне мәктәптә патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы тарафыннан “Акыллылар көч сынаша” дигән темага шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә 1 – 9 нчы сыйныф укучылары актив катнашты. Укучылар тарафыннан Муса Җәлилнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре яңгырады. Соңыннан Муса Җәлил иҗаты буенча викторина уздырылды. Чарага укучыларны әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә дә бик зур рәхмәт.
-
Туган тел атналыгының өченче көне 19.02.2014

19 нчы февраль көнне мәктәптә 8 – 9 нчы сыйныф укучылары арасында “Тамчы – шоу” интеллектуаль уены уздырылды. Уенда 4 әр кешедән торган “Зирәкләр” һәм “Йолдызлар” командасы катнашты. Уенга, әдәбиятка һәм Татарстаныбызның тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы сораулар һәм биремнәр алынган иде. Уенда 9 нчы сыйныф укучыларының “Йолдызлар” командасы җиңеп чыкты. 8 нче сыйныф укучыларының “Зирәкләр” командасы да уңышлы чыгыш ясады. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, кадерле укучылар!
-
Туган тел атналыгының икенче көне 18.02.2014

18 нче февраль көнне мәктәптә “Татар халык ашлары” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 1 – 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимербаева Лилия тарафыннан “Татар халык ашлары” дигән бик эчтәлекле презентация дә әзерләнде. Башта “Татар халык ашлары” темасына “Могҗизалар кыры” уены уздырылды. Соңыннан һәр сыйныф үзенең пешереп алып килгән ризыгы турында чыгыш ясап, аны яклады. Бәйге бик күңелле узды. Иң соңыннан телеңне йотарлык сый-нигъмәтләр белән чәй табыны оештырылды.
-
«Классный руководитель года» 18.02.2014

17 февраля в Уруссинской гимназии прошёл муниципальный тур республиканского конкурса «Классный руководитель года». Честь нашей школы защищала учитель начальных классов Валиулова Тамара Адгамовна.
-
Туган тел атналыгының беренче көне 17.02.2014

17.02. – 22.02.14 кадәр мәктәптә “Туган тел” атналыгы уздырыла. Бу атналык Халыкара туган тел көне кысаларында үткәрелә. Дүшәмбе көнне мәктәп линейкасында Халыкара туган тел көненең тарихы турында укучыларның чыгышлары тыңланды һәм Туган телгә багышланган шигырьләр укылды. -
“Әфган җилләре” – сыйныф сәгате 15.02.2014

14 февральдә Әфган сугышы вакыйгаларын, батырларын искә алу өчен 5 сыйныф укучылары белән “Әфган җилләре” исемле сыйныф сәгате үтте. Сыйныф җитәкчесе укучыларга сугышның нинди сәбәпләр аркасында башлануын сөйләде. Презентация аша Әфганстанның территориясен, анда совет гаскәрләренең керү юлларын, зур сугыш вакыйгалары булган урыннарның исемнәрен карадылар. Районыбыздан һәм авылыбыздан сугышка киткән солдатлар саны, аларның исемнәре белән таныштылар. Мәктәпнең музей почмагында сакланучы интернационалист сугышчылар турындагы информацион стендны карадылар. Бергәләп классларында яңасын ясадылар.
-
Пробный экзамен (ОГЭ) 11.02.2014

11 февраля выпускники 9 класса нашей школы сдают пробный экзамен (ГИА) по русскому языку. Ребята уже сдали экзамен по математике. Так же им предстоит сдача экзаменов по физике, обществознанию и татарскому языку. Желаем удачи нашим выпускникам!









