МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423958, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Акбаш, ул. Школьная, д. 16 _ Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-934-14-17 |
| E-Mail: | Shkola.Akbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбашская НОШ" |
| Руководитель: | Хазиева Гульуса Фирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 6 обучающихся/бездә 6 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога/аларга 3 укытучы белем бирә |
МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 ( 182 ) 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
химия һәм матурлык 19.02.2015

19 нчы февраль. Химия атналыгы кысаларында укучылар “Химия һәм матурлык” дигән темаларга чыгыш ясадылар.Тешләр,чәчләр,тиренең матурлыгын саклау серләренә төшенделәр.
-
“Химия һәм матурлык” 19.02.2015

Химия атналыгы кысаларында укучылар “Химия һәм матурлык” дигән темаларга чыгыш ясадылар.Тешләр,чәчләр,тиренең матурлыгын саклау серләренә төшенделәр.
-
Муса - балаларның якын дусты 18.02.2015

Халыкара туган тел декадасы кысаларында 18 нче февраль көнне Акбаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Муса – балаларның якын дусты” дигән темага дәрес үткәрелде. Дәрес шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация белән үрелеп барды. Укучылар Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен һәм композиторларыбыз тарафыннан көйгә салынган җырларын искә төшерделәр. Кечкенә дусларыбызда бу дәрес зур кызыксыну уятты. Туган илебез азатлыгы өчен көчләрен кызганмаучылар укучыларда зур ихтыяр көче тудырырга тиеш. Муса соңгы чиккәчә Ватанына тугры булып калган. Дәрес ахырында аларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
-
“Химия-халык хуҗалыгында”. 18.02.2015

18.02 2015.Химия атналыгының бүгенге темасы: “Химия-халык хуҗалыгында”.
Бүгенге чыгышларыбызның темалары түбәндәгеләр:
1.Авыл хуҗалыгы һәм химия.
2.Азык промышленносте һәм химия.
3.Медицина һәм химия .
-
химия атналыгы 17.02.2015

17нче февраль.Химия атналыгы кысаларында бөек химикларга багышланган кичә үтте.А.М.Бутлеров һәм Д.И.Менделеевның тормыш юлы ,эшчәнлегенә багышланган чыгышлар тыңланды.
-
Җәлилчеләр батырлыгы – каһарманлык үрнәге 17.02.2015

Февраль – халкыбызга Муса Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә ул – Җәлил һәм җәлилчеләр ае да. Халыкара туган тел декадасы кысаларында шушы истәлекле датага багышлап, 17 нче февраль көнне мәктәптә “Җәлилчеләр батырлыгы – каһарманлык үрнәге” дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Чарада Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең кыскача тормыш юллары турында мәгълүматлар бирелде, шигырьләре тыңланды. Соңыннан “Син Җәлил иҗатын беләсеңме?” дигән викторина үткәрелде. Кичә “Салют сиңа, Муса Җәлил!” җыры белән тәмамланды. Җәлил һәм җәилчеләр безнең тарихта якты эз калдырып китте. Күпме еллар узды, ә җәлилчеләр каһарманлыгы һәм моңы әле дә булса сокландыра.
-
Җиңүең белән!
16.02.2015
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгыннан 2014 – 2015 нче уку елына эш планы нигезендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 109 ел тулу уңаеннан. Шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан 2015 нче елның 17 февралендә Балтач районы Карадуган мәктәбендә Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни – гамәли конференциясе үткәрелә. Конференциянең читтән торып үткәрелгән турында гомуми белем бирү оешмаларының 8 – 11 нче сыйныфларыннан 179 укучы катнашты. Икенче турда катнашу өчен, уңышлы дип табылган 70 эшнең авторы чакырыла. Шушы укучылар арасында Акбаш мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Тимурбаева Лилия дә бар. Укытучысы Дания Вәлиәхмәтова.
-
химия атналыгы 16.02.2015

16нчы февральдә мәктәптә химия атналыгы башланды.
Казан.Нәкъ менә Казанда ХХ1 гасыр урталарында дөньяга бик күп галимнәр биргән химиянең фәнни мәктәбе барлыкка килгән.Атналыкның беренче көнен “Казан- химиклар мәктәбе”-дигән чыгышлар белән башлап җибәрдек.
-
Тел дигән дәрья бар. 16.02.2015

16 нчы февральдә атналык линейка әлеге тема астында уен-бәйге рәвешендә үтте. Чыгыш укучыларда татар булулары белән горурлану, милләтне ярату, туган телебезне саклау әһәмиятен аңлау максатын күздә тотып оештырылды.. Балалар туган телне белү, матур әдәбият, фольклор әсәрләре белән танышлык өлкәсендә белемнәрен тикшерделәр.
-
лыжные соревнования 14.02.2015

В субботу, 14 февраля два учителя нашей школы Инсапова Р.Р. и Файсханова Ф.М приняли участие в лыжных соревнованиях, организованных женсоветом Ютазинского муниципального района, посвященного 70-летию Победы в ВОв. Учитель математики Фанюза Мугалляфовна в своей возрастной категории заняла 1-е место. Поздравляем ее с победой.









