МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423958, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Акбаш, ул. Школьная, д. 16 _ Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-934-14-17 |
| E-Mail: | Shkola.Akbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбашская НОШ" |
| Руководитель: | Хазиева Гульуса Фирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 6 обучающихся/бездә 6 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога/аларга 3 укытучы белем бирә |
МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
Лагерь. День 7 08.01.2016

Менә балаларның мәктәп яны сәламәтләнедерү лагереның соңгы көне дә килеп җитте. Лагерьда үткәргән көннәр һәрберсе дә балалар күңелендә истә калырлык булды. 8 нче январь көнне иртәнге аштан соң, ата-аналар ярдәме белән балаларны Уруссуга районыбызның “Маски” театраль студиясе көче белән әзерләнгән “Королевство кривых зеркал” дигән спектакль карарга алып бардык. Спектакль бик яхшы сәхнәләштерелгән һәм балаларга ошады. Спектакль караганнан соң, балалар паркында булдык: таудан шудык, атынгычларда атындык.
Төшке аштан соң без көнебезне авыл мәдәният йортында дәвам иттек. Анда безнең өчен төрле ярышлар, конкурслар тәкъдим иттеләр. Чыршы тирәсендә төрле әкиятләрдән геройлар турында сораулар тәкъдим ителде. Кыш бабай да кунакка килде, балалар караокега кушылып җырладылар, шигырьләр дә сөйләделәр. Кичәбез күңелле дискотека белән тәмамланды.
-
Лагерь. День 6. 06.01.2016

Көн салкын булуга да карамастан, балалар әкренләп лагерьга җыелып беттеләр. Иртәнге зарядка, иртәнге линейка һәм иртәнге аштан соң без мәктәпнең музей почмагына экскурсия ясадык. Музейда балаларны борынгы эш кораллары, ветеран укытучыларыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан җирләрендә үзләренең сугышчан бурычларын үтәп, исән-сау туган авылларына әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштырдык. Музейдагы балык экспонатлар да балалар өчен бик кызыклы булды. Һәрбер әйберне үз куллары белән тотып карап, нәрсә өчен кулланылуын да белделәр. Яңадан соң көнебез төрле хәрәкәтле уеннар уйнау белән спортзалда дәвам итте. Барлык үткәрелгән чаралардан канәгать булып, бәйрәм рухы белән балалар өйләренә таралыштылар.
-
Онлайн-сервис "ЕГЭ и ОГЭ тестирование" 05.01.2016

-
Лагерь. День 5. 05.01.2016

Кышкы мәктәп яны сәламәтләндерү лагереның эше дәахырына якынлаша. Гадәттәгечә эш көнебезне иртәнге күңелле зарядка ясаудан башладык. Бүгенге көннең планы белән танышканнан соң, укучыларны ашханәдә тәмле һәм шул ук вакытта файдалы, витаминнарга бай булган иртәнге аш көтеп тора иде. Иртәнге аштан соң план буенча билгеләнгән эшләр башланды. Укучылар үз көчләрен шашка уенында да, төрле спорт уеннарында да, саф һавада таудан шууда да сынап карадылар. Көннең икенче яртысында без авыл китапханәсендә “Сәламәтлек – зур байлык” дигән беседада катнаштык, сәламәтлек , чисталык темасына багышланган табышмаклар чиштек, мәкальләр уйладык, витаминнарның кеше сәламәтлегенә файдасы турында сорауларга җаваплар бирдек. Барлык үткәрелгән чаралар да укучыларның сәламәтлеген ныгытуга багышланган иде.
-
Лагерь. День 4 04.01.2016

Яңа елда лагерьда безне төрле мавыктыргыч уеннар көтеп торган. Иртәнге ашны ашаганнан соң укучылар белән мәктәпнең спорт залында төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык һәм эстафеталар үткәрдек. Иң кызыгы – ике команда арасында пионербол уены булды. Ә инде төшке аштан соң авыл китапханәсе мөдире Гөлнар Рәшит кызы безне үзенә кунакка чакырды. Анда безне төрле мавыктыргыч ярышлар һәм уеннар көтеп торган.Укучылар кыш бабай калдырган рәсемнәрне буядылар, транспорт темасына лото уйнадылар һәм конструкторлык эше белән дә шөгыльләнделәр. Көнебез бик бай һәм кызыклы булды.
-
Лагерь. День 3. 31.12.2015

Иске елның соңгы көне мәктәп яны сәламәтләндерү лагерендә күңелле үтте. Балаларның һәрберсендә дә ул көнне бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Иртәнге аштан соң балалар белән теннис уены үткәрелде. Яңадан соң укучылар яңа елга багышлап рәсемнәр ясадылар, кышкы табигатькә экскурсия ясарга да өлгерделәр. Шулай ук мәктәптә яшел чыршы тирәсендә төрле күңелле уеннар да оештырылды.
-
Подготовка к ОГЭ по русскому языку 30.12.2015

Несмотря на предпраздничный день, учителя школы продолжают усиленно работать с учащимися 9 класса по подготовке к сдаче ОГЭ. Сегодня с ребятами работала учитель русского языка и литературЫ Закирова Ф.Ш.
-
Лагерь. День 2. 30.12.2015

Кышкы лагерьның икенче көне гадәттәгечә иртәнге гимнастика ясаудан башланды. Иртәнге аштан соң балалар парларга бүленеп, “Монополия” дигән өстәл уенын уйнадылар. Көн салкынча булуына карамастан, укучылар белән дәртләнеп , чаналар алып, тау шуарга киттек. Көндезге аштан соң укучылар спорт залында төрле хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Көн бик күңелле үтте.
-
Подготовка к ОГЭ по обществознанию 29.12.2015

Сегодня учащиеся 9 класса в течение 3 часов активно работали над заданиями по предмету "Обществознание". Ребята работали с тренировочными вариантами заданий, разбирали сложные и непонятные вопросы.
-
Лагерь. День 1. 29.12.2015

Укучыларның ялын максатчан оештыру һәм сәламәтлекләрен саклау уңаеннан Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 29 нчы декабрь көнне кышкы мәктәп яны лагере эшли башлады. Лагерьда укучылар ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә, җиләк – җимешләр һәм башка сәламәтлек өчен файдалы булган ризыклар белән тукланалар. Лагерьда укучылар иртәнге 8 сәгать 30 минуттан 14 сәгать 30 минутка кадәр ял итәләр. Ял вакытында алар саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйныйлар, кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар укыйлар, ил-көн яңалыклары белән дә танышырга өлгерәләр.









