Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Яңа конкурс! "Минем нәни китабым"
16.10.2017
Әти-әниләр һәм балалар, сезгә бакчабызда оештырылган "Минем нәни китабым" исемле яңа конкурста катнашырга тәкъдим итәбез. Үз кулларыгыз белән ясаган, рус һәм татар авторларының, яки үзегезнең иҗатыгыздан булган әсәрләрне нәни китап итеп, төрле техника кулланып конкурста катнашырсыз дип көтәбез.
-
Өлкәннәр көне белән!
01.10.2017
Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
- Өлкән хезмәттәшләребезне олылар көне белән котлау. 29.09.2017
-
День правовой помощи гражданам
28.09.2017
Уважаемые родители! 25 октября 2017 года Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан совместно в республиканскими министерствами и ведомствами с 10.00 до 14.00 на базе Дома дружбы народов Татарстана (г.Казань, у.Павлюхина, д57) запланировано проведение Дня правовой помощи гражданам. Цель данного мероприятия - оказание консультативной, правовой помощи и юридической поддержки гражданам по вопросам прав и интересов несовершеннолетних. Записаться на прием можно по телефону 8(843) 263-61-49.
- Профком конкурсларында беренчеләр! 28.09.2017
-
Балалар бакчасы хезмәткәрләре көне.
27.09.2017
Барлык хезмәттәшләребезне котлыйбыз. Эшебез авыр да, күңелле дә, йөрәккә ятышлы да.
Бакчабызда профком барлык эшләүчеләрне бәйрәм белән котлады.
- Бишминутлык педагогик җыеннар эшебезне юнәлтә. 22.09.2017
-
Солтан Шигапов белән очрашу
21.09.2017
Бик күңелле узды бу очрашу: татар милли уен кораллары белән танышып, аларның уйнаганнарын ишетеп, татар халкының төрле көйләрен тыңлап, бик рухи яктан баеды балаларыбыз.
- Ата-аналар җыелышына чакырабыз! 12.09.2017
-
Белем көне белән!!!
01.09.2017
Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән-иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана...
Яңа уку елы һәрвакыт шулай 1 сентябрь көнне башланмаган. Пётр I вакытында укулар төрле вакытта башлана торган булган. Бары тик 1984 елда гына 1 сентябрь рәсми рәвештә бәйрәм - Белем көне буларак билгеләнеп үтелә башлый.
Белем көнен 1 сентябрь көнне барлык илләр дә билгеләп үтмәгәнен дә белеп тору кирәктер. Россия (Татарстан), Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Молдавия, Төркмәнстан, Украина, Латвия кебек илләрдә генә 1 сентябрь Белем көне буларак билгеләп үтелә. Япония, Һиндстан кебек илләрдә Белем көне әле 1 апрельдә генә булачак.
Белем көне - укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм!
Әлеге бәйрәм белән порталыбызның барлык кулланучыларын чын күңелдән котлыйбыз! Укыту-укуда уңышларга ирешегез, алган белемнәр файда алып килен һәм файда китерсен!