Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420107, Республика Татарстан, г. Казань, Вахитовский район, ул. Спартаковская, д. 53 |
| Телефон: | +7(843)-238-90-64 |
| E-Mail: | ds24.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №24" |
| Руководитель: | Марданова Айгюль Абдельганиевна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 60 воспитанников, иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №24 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 24нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Казанга Тукай кайткан!
21.04.2025




Коллективыбыз һәм бакчабыз ата-аналары белән әлеге спектакльне карап кайттык.

Барсын да беләбез кебек иде шагыйрь турында...спектакль барышында, күпчелек бу фикереннән кире кайткандыр.⠀
Тамашачы өчен гадәти булмаган Тукай образы ачыла.⠀
Гадәти булмаган...ләкин тормышчан һәм чын.
Кемдер мондый Тукайны кабул итә, кемдер әле әзер түгел...⠀
⠀
Барып карамаганнар, барыгыз!⠀
Үкенмәссез!⠀ -
"Яшь талантлар" концерты
21.04.2025





Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары иҗади номерлар әзерләп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.
"Сәяхәт башлана" эш дәфтәрендәге биремнәрнең берсе иде бу.⠀
⠀
Җыр, бию, шигырь сөйләү, хәтта фокус күрсәтүчеләр дә булды
Балалар көче белән оештырылган тулы бер концерт карадык
Балаларга, аларны әзерләгән тәрбиячеләргә һәм ата-аналарга - һәммәсенә дә афәрин -
12 нче апрель - космонавтика көне буларак билгеләп үтелә!
18.04.2025

Шул уңайдан бакчабызда төрле чаралар булып узды.
Төркемнәрдә әлеге тематика белән бәйле шөгыльләр, уеннар, әңгәмәләр оештырылды.Кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре Фәнзия Мансуровна белән космонавтика көне турында алган белемнәрен тематик уен ярдәмендә ныгыталар.
-
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме галәм белән танышуларын рәсем ясап йомгакладылар
18.04.2025

Планеталар турында кайбер кызыклы фактлар белән дә таныштылар
Юпитер планетасы шулкадәр зур ки, аның эченә Кояш системасындагы барлык башка планеталар сыяр иде!
Сатурн планетасының боҗралары боз кисәкчәләреннән һәм ташлардан тора. Бу боҗраларның калынлыгы 20 метр!
Марс планетасында Кояш системасындагы иң биек тау урнашкан – Олимп тавы. Аның биеклеге 25 километр! -
"Идел буе варислары" бәйгесе⠀ ⠀
17.04.2025

Әзерлек мизгелләре белән бүлешкән идек. ⠀
Бәйге көне килеп җитеп, чыгыш ясарга да өлгердек.⠀
.... һәәм нәтиҗәләре дә билгеле -
Бармаклар гимнастикасы!
16.04.2025
Сөйләм үсешенә ярдәм итә.
Бармак хәрәкәтләре өчен җаваплы булган баш мие өлкәләре, сөйләм үсеше өчен җаваплы өлкәләр белән тыгыз бәйләнештә.
Игътибарлылыкны һәм хәтерне яхшырта.
Гимнастика вакытында бала хәрәкәтләр эзлеклелеген истә тотарга, игътибарын тупларга тиеш.
Баш мие эшчәнлеген яхшырту.
Бармакларның хәрәкәте баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра, шулай ук, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерә.
Бармак уеннары балаларга да, олыларга да файдалы.
Лилия Фаизовна күрсәткән күнегүләрне өйгә кайткач, барыгыз бергә эшләп карагыз.
Вакытны күңелле итеп үткәрү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен яхшы этәргеч булачак! -
Кер кыстыргычлары белән уен. (командаларга бүленеп) 14.04.2025

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме кер кыстыргычлары белән уенның икенче вариантын тәкъдим итә.
-
Безнең нәни экскурсоводыбыз - Арсентьева Лия!⠀⠀ 11.04.2025

Район күләмендә үткәрелгән "Юный экскурсовод" бәйгесендә катнашып гран-прига лаек булды.⠀⠀
-
Нейроуеннар төрле булса да, барысының да уртак максаты бар ул – баш мие эшчәнлеген үстерү 10.04.2025

Тәрбияче Лилия Фаизовна зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән нейроуен үткәрә.
-
Оннан рәсем! 10.04.2025

Кечкенәләребез, тәрбиячеләре Фәнзия Мансуровна белән гадәти булмаган ысул ярдәмендә рәсем ясадылар.⠀
Мондый төр эшчәнлекнең балалар үсешенә уңай йогынтысы күп:⠀










