Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
| Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
| E-Mail: | Mbdoy.89@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
| Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 114 ,иностранных граждан 3 |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 21.02.2020

Бүген безнең бакчабызда 5 нчы төркем балалары һәм алаларның әтиләре белән берлектә “Минем әти - иң әйбәте!” дип аталган спорт бәйгесе уздырылды. Бәйгене “Солдатлар” җыры белән ачып җибәрдек. Әтиләр балалар белән берлектә спорт төрләре буенча көч сынаштылар, ә жюри әгъзалары һәр бәйге саен нәтиҗә чыгарып барды. Һәр ярыш үзенчәлекле, кызыклы иде. Бәйрәм белән котлап балалар әтиләренә үзләре ясаган бүләкләр тапшырдылар. Бәйге азагында һәр катнашучыга дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Бәйрәм чарасы бик кызыклы үтте.
Сегодня в нашем детском саду совместно с детьми 5 группы и их родителями был проведен спортивный конкурс” Мой папа - самый лучший!". Конкурс открыли песней "Солдаты". Отцы вместе с детьми соревновались по видам спорта, а члены жюри подводили итоги каждого конкурса. Каждое соревнование было особенным, интересным. Поздравляя с праздником, дети вручили папам подарки, сделанные своими руками. В конце конкурса каждому участнику были вручены дипломы и медали. Мероприятие прошло очень интересно.
-
Муса Җәлил туган көн! День рождения Мусы Джалиля! 15.02.2020

Бүген татар халкының бөек улы, герой - шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан бакчабызда балалар аның тормышы, иҗаты турында белемнәрен арттыру уңаеннан, презентация карадылар. Аның шигырьләрен искә төшерделәр, ижатына багышлап төрле рәсемнәр ясадылар.
Сегодня день рождения великого сына татарского народа, поэта - героя Мусы Джалиля. В связи с этим дети посмотрели презентацию о его жизни и творчестве. Вспомнили его стихи, нарисовали различные рисунки, посвященные его творчеству. -
Уважаемые родители!
30.01.2020
Родителям (законным представителям), получающим основную компенсацию части родительской платы в соответствии с постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 18.01.2007 № 9, при условии, что среднедушевой доход их семьи не превышает 20 000 рублей, предоставляется дополнительная компенсация части родительской платы. Обращаем Ваше внимание, что с 1 января 2020 года семьям с тремя и более детьми в возрасте до 18 лет, имеющим среднедушевой доход ниже прожиточного минимума на душу населения, размер дополнительной компенсации части родительской платы увеличивается до 100%. При этом, многодетным родителям, имеющим среднедушевой доход семьи ниже прожиточного минимума, получающим дополнительную компенсацию части родительской платы, размер компенсации будет увеличен автоматически. Обращаться в органы социальной защиты за назначением компенсации в новых размерах не нужно.
-
Бездә кунак 24.01.2020

Бездә бүген кунакта, юл хәләкәте иминлеген тәэмин итү секторының муниципаль хезмәтен әйдәп баручы белгече, Романова Анастасия Роман кызы булды. Ул балалар белән юл йөрү кагыйдәләренең тарихы турында кызыклы әңгәмә алып барды, шулай ук бу турыда анимацион күренеш күрсәтте. Кышкы куркынычсызлык турында да исләренә төшерде.
-
"Йомры икмәк" әкияте 17.01.2020

Бүген безнең бакчабызда, мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары, икенче кечкенәләр төркемнәренә "Йомры икмәк"(рус халык әкияте) курчак спектаклен күрсәттеләр. Спектакль татар телендә алып барылды. Әкият аша балаларның тыңлау сәләтен, игътибарлылыкны арттыруга, театр сәнгатенә кызыксынучанлык, сөйләм телен үстерүгә юнәлтелде. Спектакль бик уңышлы килеп чыкты. Ә нәни караучыларыбыз рәхмәт йөзеннән озак итеп кул чапты.
-
Бәйге 15.01.2020

Бакчабызның икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Шәрипҗанова Асылбикә, әти - әнисе белән "Музыкаль гаилә" дигән бәйгедә катнашты. Алар " Бәхетле бул, бәбкәем" дигән җырны башкардылар. Чыгыш жюри тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Сау бул, чыршыкай! 09.01.2020

Кышкы каникуллардан соң , безнең балалар бакчасында “Сау бул, чыршыкай” дигән музыкаль күңел ачу чарасы үткәрелде. Менә бүген дә без балалар белән музыка залына җыелдык. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, яңа ел иртәсендәге җырларны, биюләрне, шигырьләрне искә төшерделәр. кызыклы уенннар уйнадылар. Чара ахырында балалар чыршы белән саубуллаштылар. Тылсымлы бәйрәмнең төп символы белән аерылышу моңсу да булды кебек, ләкин безне әле алда күп төрле матур бәйрәмнәр, бәйгеләр, кызыклы чаралар көтә.
-
Яңа ел иртәләре 26.12.2019

Бакчабызда котелгән яңа ел иртәләре узды. Һәр төркем балалары әлеге бәйрәмне түземсезлек белән көтте. Һәркайсының кыш бабай янында матур күренәсе килде, шигырьләрен бүләк итәсе килде. Ә инде бәйрәмне бозырга теләгән маймыл белән көнгерә чыгышы, барысын да дулкынландырды, алар бит чынлап та капчыкларны бутаганнар, бүләкләрне үзара бүлешмәкче булганнар, ләкин кыш бабай аларга юл куймас, балалар ул бүләкләргә лаек. Маймыл белән көнгерә начарлык эшли торганнардан түгел икән, аларның да бәйрәмгә киләселәре килгән, кыш бабай да, балалар да аларны гафу иттеләр, әлбәттә, соңыннан алар бергәләп бәйрәм иттеләр.
-
"Яңа ел могҗизалары" 23.12.2019

Яңа ел бәйрәме җитәрәк, бакчабызда "Яңа ел могҗизалары" дигән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Балалар әти-әниләре белән нинди генә кул эшләре ясап алып килмәгәннәр. Алар ярдәме белән, бакчабызда бик матур фотога төшү зонасы оештырылды. Бакчабызда бәйрәм рухы хөкем сөрә, һәммәсе дә яңа елны көтә.
-
"Юлда сак бул!" 17.12.2019

Бүген бездә кунакта Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилатика бүлеге белгече Мозаффарова Зөлфия Вәгыйз кызы булды. Ул балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. Балаларга " Юлларда сак бул!" дигән презентация күрсәтте.










