Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | РТ, г. Казань, ул. Хади Такташа, д. 89а |
Телефон: | 223-01-32; 237-56-08 |
E-Mail: | mbdou89a@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района |
Руководитель: | Халиуллина Лейсан Ришатовна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 128 ,иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 8 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №89 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения " Вахитовского района города Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Яңа ел иртәләре. Новогодние утренники 25.12.2020
Яңа ел - иң тылсымлы, күңелле бәйрәм, аны балалар көтә, әкияткә һәм могҗизага ышанып безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре узды. Матур итеп бизәлгән зал, чыршы, бүләкләр, Кыш Бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары балаларны көттеләр. Балалар маҗаралар дөньясына чумдылар. Алар анда биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар, катнаштылар. Ә инде Кыш бабай кулыннан көтеп алынган бүләкләр алу иң дулкынлындыргыч вакыт иде. Киләсе үгез елы барыбызга да уңышлар, сөенечле хәбәрләр генә алып килсен.
Новый год-самый волшебный, веселый праздник, который ждут дети, веря в сказку и чудо. Красочно оформленный зал, елка, подарки, Дед Мороз и Снегурочка, герои сказок ждали детей. Дети погрузились в мир приключений. Там они танцевали, пели, рассказывали стихи, играли в хороводы, участвовали. А получение долгожданных подарков из рук Деда Мороза было самым волнительным. Пусть наступающий год Быка принесет нам только удачу и радостные известия.
-
Кул эшләре күргәзмәсе"Новогодние чудеса". 23.12.2020
Бакчабызда "Яңа ел могҗизалары" дигән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Барлык төркем балалары әти-әниләре белән берелктә төрле-төрле кул эшләре ясап алып килгәннәр. Бакчабызда бәйрәм рухы хөкем сөрә, һәрберсе яңа елны көтә.
В нашем саду была организована выставка поделок "Новогодние чудеса". Дети всех групп вместе с родителями сделали поделки и принесли их в садик. В нашем саду царит праздничная атмосфера, каждый ждет Нового года.
-
Әниемә бүләк. Подарок маме 26.11.2020
Әниемә бүләк ясар өчен
Утырдым мин өстәл артына.
Әллә ясап бирергәме икән
Матур гына берәр картина?
А. Валиуллин
Бүген безнең балалар бакчасында йоннан картина ясау буенча мастер – класс үткәрелде. Тәрбиячеләр белән берлектә балалар бу картинаны әниләр көне уңаеннан, әниләренә бүләккә ясадлар. Йоннан рәсем ясау - сынлы сәнгатьнең тагын бер мавыктыргыч һәм бик креатив төре. Балаларның йоннан рәсем ясауның традицион булмаган техникасы турында күзаллауларын активлаштыру максатыннан үткәрелде. Әниләре өчен бик матур бүләк булды.
Сегодня в нашем детском саду прошел мастер – класс по изготовлению картины из шерсти. Вместе с воспитателями дети сделали эту картину в подарок мамам в честь Дня матери. Шерстяная живопись - еще один увлекательный и очень креативный вид изобразительного искусства. Проводилась с целью активизации представлений детей о нетрадиционной технике шерстяной живописи. Это был прекрасный подарок для мам.
-
Бездә кунаклар. У нас гости 24.11.2020
Бүген “Салават күпере” редакциясе бездә кунакта булды. Баш мөхәррир урынбасары – Ярмиева Гөлназ Зиятдин кызы һәм әдәби бүлек мөдире – Хәйдәрова Гөлнара Фәрит кызы, “Салават күпере” журналының никадәр дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч, бай мәглюматка ия булуын аңлаттылар. Әлеге журнал битләрендә ясалган сүрәтләрне заманча технологияләр ярдәмендә җанландырып була. Моны укып кына түгел, ә чынлыкта күреп шаккатасың. Мондый матур , кызыксындыру уяткан очрашу өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сегодня редакция "Салават Купере" побывала у нас в гостях. Заместитель главного редактора - Ярмиева Гульназ Зиятдиновна и заведующий литературным отделом – Хайдарова Гульнара Фаритовна объяснили, насколько журнал” Салават Купере " интересен, увлекателен, богат. Изображения, сделанные на страницах этого журнала, можно оживить с помощью современных технологий. Выражаем огромную благодарность за такую красивую , интересную встречу.
-
Эколята - молодые защитники природы! 19.11.2020
Согласно поручениям Министерства просвещения РФ и Министерства образования и науки РТ 19 ноября с детьми старшей группы №3 под руководством воспитателя Мубаракзяновой Г.Б. был проведен Всероссийский урок «Эколята – молодые защитники природы!» Тема занятий:« Времена года» и «Юные защитники леса»
Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы йөкләмәләре буенча, 19 ноябрьдә 3 нче зурлар төркеме балалары белән тәрбияче Мөбарәкҗанова Г. Б. җитәкчелегендә Бөтенроссия «Экологлар – яшь табигать сакчылары!» шөгыле үткәрелде. Шөгыльнең темасы:- «Ел фасыллары» һәм «Яшь урман сакчылары»
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 18.11.2020
14 ноябрь - Халыкара логопед көне. Бүген бакчабызда балалар, укытучы - логопед Эльвира Ринат кызын , һөнәри бәйрәме белән котладылар.
14 ноября - Меңдународный день логопеда. Сегодня в нашем саду дети поздравили с профессиональным праздником учителя - логопеда Эльвиру Ринатовну.
-
Бездә кунак. У нас гость 09.11.2020
Бездә бүген кунакта Казан шәһәренең территориаль җитәкчелегенең алдынгы белгече Музаффарова Зөлфия Вәгыйз кызы булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре һәм юлда йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә алып барды. Шулай ук яктылык кире кайтаручы элементларны киемнәрдә ни өчен кирәклеген аңлатты. Балаларның да белемнәрен тикшереп карадылар. Балалар сынатмадылар, сорауларга дөрес җавап кайтардылар, пазлларны да тиз арада җыйдылар. Әңгәмә бик кызыклы һәм үзенчәлекле үтте. Кунакларыбыз буш кул белән килмәгәннәр иде, алар безнең ЮХИ почмагына китаплар бүләк итте. Без Зөлфия Вәгыйз кызына зур рәхмәт әйтәбез, кабаттан аның белән очрашулар көтеп калабыз.
У нас сегодня гостем была Музаффарова Зульфия Вагизовна, ведущий специалист территориального руководства города Казани. Она провела беседу с детьми о правилах дорожного движения, дорожных знаках и правилах поведения на дорогах. Также объяснила, почему световозвращающие элементы необходимы в одежде. Проверяла знания и у детей. Ребята не подвели, правильно ответили на вопросы, быстро собрали пазлы. Беседа прошла очень интересно. Также подарила интересные книги. Мы благодарны Зульфии Вагизовне, ждем встречи с ней снова.
-
Көз иртәләре. Осенние утренники 29.10.2020
Безнең балалар бакчасында көзге иртәләр узды. Гүзәл көз һәр төркемгә, кечкенәләргә дә, зур төркемәргә дә керде, беркемне дә игътибарсыз калдырмады, ә балалар аны җыр — бию, әкиятләр, уеннар белән каршы алды. Көз буш кул белән килмәде, балаларга күчтәнәчрәрен калдырды. Көз бәйрәме балалар бакчасында иң яраткан чараларның берсе булып тора, чөнки нәкъ менә тантаналы бәйрәмнәр вакытында балалар күңел ача да, башкаларны да карый да ала.
В нашем детском саду прошли осенние праздники для всех возрастных групп. Красавица Осень заглянула в каждую группу и к большим и к маленьким, никого не оставила без внимания, а дети встречали её как дорогую гостью — с песнями, танцами, сказками, играми, а Осень принесла ребятам вкусные яблоки. Праздник осени в детском саду является одним из любимейших мероприятий, ведь именно во время торжественных утренников ребятишки могут и повеселиться, и на других посмотреть, и себя показать.
-
"Көзге фантазияләр", "Осенние фантазии" 23.10.2020
Бакчабызда көзге кул эшләнмәләреннән «Көзге фантазияләр» күргәзмәсе оештырылды. Анда балалар һәм ата-аналар кулы белән ясалган иҗади эшләр тәкъдим ителде. Алар кызыклы композицияләр һәм төрле сюжетлар буенча эшләнмәләр уйлап таптылар. Искиткеч эшләр барлык балаларны һәм аларның әти-әниләрен сөендерде. Күргәзмәдә барлык эшләр дә кызыклы һәм үзенчәлекле.
В нашем саду организована выставка осенних поделок «Осенние фантазии". На нем были представлены творческие работы, выполненные руками детей и родителей. Они придумали интересные композиции. Замечательные работы порадовали всех детей и их родителей. Все работы на выставке интересны и оригинальны.
-
Бәйрәм белән, Сезне! С праздником, Вас! 20.10.2020
Бүген бакчабызда балалар, пешекче апаларыбызны , һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Сегодня в нашем саду дети поздравили поваров с профессиональным праздником.
Тәмле ашлар, салатлар,
Котлетлар һәм коймаклар,
Тел йотарлык пироглар,
Тагын бик күп ризыклар
Ашханәдә пешерәләр
Безнең пешекче апалар.
Бик зур рәхмәт, Сезгә!