Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. А.Еники, 23 |
| Телефон: | +7(843)-236-24-12 |
| E-Mail: | s98.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №98" |
| Руководитель: | Авзалова Айгуль Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 574 учащихся, из них иностранных граждан 12. Язык обучения - русский |
| У нас учат: | 33 педагога |
Новости
Без булдырабыз!
Опубликовано: 29.09.2015Жюрида утыручы Татарстан республикасының халык артисткасы, Галиәскар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының музей җитәкчесе Луара Шакирҗан, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марсель Әсәдуллин укучыларыбызның белеменә дөрес бәя бирә белде. Тапшыруның ахырында укучыларыбызга кыйммәтле китаплар, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына чакыру билетлары бирелде. Укучыларга һәм укытучыларга мактау грамоталары тапшырылды.
Төгәлләп, шуны әйтәсе килә: без укучыларыбыз белән горурланып, “Без булдырабыз!” дигән лозунг астында җиңеп кайттык. Киләчәктә дә сынатмабыз, яңадан-яңа үрләр яуларбыз!
Нинди эшкә тотынсак та,
Сынатмыйбыз беркайчан.
Мәктәпнең без горурлыгы,
Чигенмибез һичкайчан!
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Гөлнур Наил кызы
К списку новостей















