Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. А.Еники, 23 |
| Телефон: | +7(843)-236-24-12 |
| E-Mail: | s98.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №98" |
| Руководитель: | Авзалова Айгуль Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 574 учащихся, из них иностранных граждан 12. Язык обучения - русский |
| У нас учат: | 33 педагога |
Новости
Табигатьне саклыйк!
Опубликовано: 09.09.2014Туган җир, туган як, туган туфрак! Әти-әни кебек бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр! Кеше үзенең туган ягы белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Аңа багышлап шигырьләр, җырлар иҗат итә. Бу, чыннан да, шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела. Саф һавасы да күңелгә шифа булып ята. Табигать безгә елга-күлләрне, урманнарны, чишмәләрне, болыннарны, күккә ашкан тауларны бүләк иткән. Шушы байлыкның кадерен белеп яшәсәк иде.
Табигатьнең һәрбер матурлыгы
Сихәт өсти безнең күңелгә.
Челтерәп аккан чишмә сулары да
Илһам бирә гомер-гомергә.
Һәркем шулай җирдә табигатькә
Һәрчак хозурланып яшәсен.
“Табигатьне саклыйк, ярдәм итик!”-
Килә шулай диеп дәшәсем.
Касыймова Гөлнур Наил кызы
1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей















