Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. А.Еники, 23 |
| Телефон: | +7(843)-236-24-12 |
| E-Mail: | s98.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №98" |
| Руководитель: | Авзалова Айгуль Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 574 учащихся, из них иностранных граждан 12. Язык обучения - русский |
| У нас учат: | 33 педагога |
Новости
Роберт Миңнуллин!
Опубликовано: 29.04.2014Тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, халык шагыйре Роберт Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, әниләргә, туган халкына багышланган шигырьләрен үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый. Шулай да балалар өчен Роберт Миңнуллин аеруча яратып яза. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа»(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар.
28 нче апрель көнне 6А һәм 6Б, 7Асыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучылары Касыймова Гөлнур Наил кызы һәм Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы белән берлектә Галиәскәр Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрына Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның “Мин яратам сезне” дип исемләнгән шигырь һәм җыр мәҗлесенә бардылар. Шагыйрьнең соңгы елларда язган шигырьләре, татар эстрадасы йолдызлары чыгышлары укучыларга бик ошады.Чыннан да, Р. Миңнуллинның шигырьләрен, җырларын тыңлагач, күңел пакьләнеп, яктырып китә. Укучылар алга таба да шагыйрьнең иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, шагыйрьдән яңа шигырьләрен көтеп калалар.
Материал подготовила учитель татарского языка и литературы Галиуллина Д.А.
К списку новостей















