• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. А.Еники, 23
Телефон: +7(843)-236-24-12
E-Mail: s98.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №98"
Руководитель: Авзалова Айгуль Ильдаровна
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 574 учащихся, из них иностранных граждан 12. Язык обучения - русский
У нас учат: 33 педагога

Новости

Туган телем- милләтебез сакчысы, Туган телем- тарихыбыз ачкычы

Опубликовано: 20.02.2026

21 нче февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә туган тел көненә багышланган төрле чаралар үткәрелде. Шулвй ук мәктәбебездәге 7Б һәм 8А сыйныфының татар төркемендә укучы балалар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Гөлнур Наил кызы белән берлектә башкалабыз Казанның үзәгендә урнашкан Каюм Насыйри урамындагы төрки-татар йортына бардылар. Алар татар халкының борынгы төрки дәүләт вакытындагы тормышы белән таныштылар. Укучыларның һәрберсе туган теле- татар телен бик хөрмәт иткән балалар. Туган теле белән горурланган кеше үзенең борынгы бабаларының тарихын, гореф-гадәтләрен белергә тиеш икәнлеген белүче укучылар алар. Шуңа күрә дә укучылар экскурсоводның һәрбер сүзен игьтибар белән тыңладылар, сорауларга татарча дөрес итеп җавап бирделәр. Укучыларның шулай матур итеп татарча сөйләшүләрен күреп, экскурсовод апалары аларны мактап та куйды. Экскурсия барышында укучылар татар чәе һәм татар халкының милли ризыгы- чәк-чәк белән сыйландылар, бергәләп фотога төштеләр.
Күренекле мәгьрифәтчебез Ризаэтдин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк:" Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын". Әлбәттә, бөек галимебез сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Туган теле барның- милли юлы, милли йөзе, абруе, кадер-хөрмәте бар. Газиз туган телебез-татар телен кадерлик, саклыйк, яклыйк!



К списку новостей