Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. А.Еники, 23 |
| Телефон: | +7(843)-236-24-12 |
| E-Mail: | s98.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №98" |
| Руководитель: | Авзалова Айгуль Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 574 учащихся, из них иностранных граждан 12. Язык обучения - русский |
| У нас учат: | 33 педагога |
Новости
Муса Җәлил "Җырларым"
Опубликовано: 16.02.202613 нче февраль көнне мәктәбебезнең 9Б сыйныфы укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Гөлнур Наил кызы, мәктәбебез китапханәчесе Хәмидуллина Рузалия Минатулла кызы белән берлектә Казан шәһәренең Вишневский урамында урнашкан Үзәк китапханәгә әдәби кичәгә бардылар. Бу кичәнең исеме "Җыр булып яңгыраган тормыш" дип аталды. Әйе, нәкь менә бөек шагыйребез Муса Җәлилнең
"Җырларым" шигырендәгечә, шагыйрьнең үлеме дә җыр булып яңгырады. Кичәдә укучылар язучы, драматург, режиссёр, продюсер, оператор, сценарийлар язучы, Рәсәй, Татарстан, Башкортстан язучылар берлеге, Кинемотографистлар берлеге әгьзасы, Татарстан журналистлар берлеге әгьзасы Нәсүр Юрушбаев белән очраштылар. Бу шәхес Муса Җәлил тормышын энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнгән кеше. Шагыйрь яшәгән һәрбер җирдә булып, аның тормыш юлына бик күп кенә ачыклыклар керткән язучы. Ул укучыларга Муса Җәлилнең туганнан алып үлгәненә кадәр һәм үлгәннән соң да нинди исемнәр алуын, аның бөеклеге турында сөйләде. Укучылар Нәсүр Юрушбаевка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга төгәл җавап алдылар. Бу очрашу бик җылы мөгамәләдә үтте, укучыларга бик ошады. Киләчәктә дә шушындый эчтәлекле һәм истәлекле очрашулар булып торсын!
К списку новостей
















