Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. А.Еники, 23 |
| Телефон: | +7(843)-236-24-12 |
| E-Mail: | s98.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №98" |
| Руководитель: | Авзалова Айгуль Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 574 учащихся, из них иностранных граждан 12. Язык обучения - русский |
| У нас учат: | 33 педагога |
Новости
Туган тел
Опубликовано: 18.03.2025
Укучым- горурлыгым!
«Туган тел- үзем өчен, башка тел-көнем өчен" дигән татар халык мәкале нәкь менә мәктәбебезнең 9в сыйныф укучысы Жалалдинова Сайерага туры килә. Чөнки Сайерабыз үзенең туган телен камил белүдән тыш, башка телне, ягьни татар телен бик теләп өйрәнүе белән күпләрне таң калдырды. Менә берничә ел рәттән Сайера татар теленнән республика олимпиадасының республика һәм муниципаль этабындагы олимпиадада катнашып призер булды. Укучымның тырышлыгы, белемгә омтылышы, татар телен, аның грамматикасын, гореф- гадәтләрен, йолаларын теләп өйрәнүе, бу телнең аңа киләчәчәктә дә кирәк булуын аңлавы- минем өчен бик куанычлы! "Теле барның- юлы бар" дип тикмәгә генә әйтмиләр. Киләчәктә укучыма саулык-сәламәтлек, укуында уңышлар, һөнәр сайлаганда да дөрес юлны сайлап, кешелэргэ карата игелекле бала булып яшәсен иде дигән теләктә калам! Чөнки Сайера үзенең һөнәри юлын медицина белән бәйләргә тели. Мин укучым Сайера белән горурланам!
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Гөлнур Наиловна
К списку новостей















