• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. А.Еники, 23
Телефон: +7(843)-236-24-12
E-Mail: shkola98@yandex.ru; s98.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №98"
Руководитель: Авзалова Айгуль Ильдаровна
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 592 учащихся, из них иностранных граждан 22. Язык обучения - русский
У нас учат: 52 педагога

Новости

Бер очрашу – үзе бер гомер

Опубликовано: 22.04.2021

Бүген, ягъни 20-нче апрель көнне мәктәбебездә Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе, Казанның «1000 еллыгы медале»нә лаек булучы, «Шәһри Казан» гәҗите журналисты, балалар шагыйрәсе һәм олы йөрәкле биш бала әнисе Йолдыз Әдип кызы Шәрапова белән «Бер очрашу – үзе бер гомер» дип исемләнгән очрашу кичәсе булып үтте.
Кичәдә укучыларыбыз үзләре иҗат иткән шигырьләрен, Йолдыз апаның шигырьләрен бик оста, сәнгатьле итеп, образга кереп һәм җиренә җиткереп башкардылар. Укучыларыбыз шагыйрәбезнең шигырьләренә иллюстрацияләр тәкъдим иттеләр. Очрашу кичәсе җыр, биюләр белән аралаштырып барылды. Йолдыз апаның үз шигырьләренә язылган җырларны укучылар тарафыннан ишетүе- кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. Бөек шагыйрьләребез Шәүкәт Галиев һәм Роберт Миңнуллинның Йолдыз апа иҗатына зур бәя бирүе ассызыкланып үтелде.
4 ел рәттән татар теле буенча республика күләмендәге олимпиадада җиңү яулаган әзербайджан кызы Хәлилова Нармин Ялчын кызының өч төрле шигырьне: 1. Әзербайджан телендәге «Азербайджан» шигырен; 2.Габдулла Тукайның «Туган авыл» шигырен; 3. Йолдыз Шәрапованың « Рамазан аенда» дигән шигырен шундый оста итеп башкаруы – Йолдыз апаны таң калдырды. Ул укучының сөйләменә сокланып тыңлап утырды. Нарминга үзенең берничә шигырен тәрҗемә итәргә тәкъдим итте. 
Шагыйрәбез Йолдыз Әдип кызы Шәрапова укучыларга үзе дә сөйләп күрсәтте. Аның һәрбер шигырендә тәрбияви алым, балаларның нечкә күңелләрен аңлау сизелә иде. Укучыларыбызның биргән сорауларына Йолдыз апа бик теләп һәм эчтәлекле итеп җавап бирде. Очрашу кичәбез бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Йолдыз апа шундый эчтәлекле, җылы очрашу үткәргән, алып баручы һәм шушы кичәне оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Гөлнур Наил кызына, милли эшләр буенча директор урынбасары Игтисамова Ландыш Илгизәр кызына, мәктәбебезнең директоры Авзалова Айгөл Илдар кызына зур рәхмәтен белдерде. «Бер очрашу – үзе бер гомер» дип исемләнгән очрашу кичәсеннән Йолдыз Әдип кызы Шәрапова бик канәгать булып, күтәренке күңел белән китте. Алга таба да шундый очрашулар насыйп булсын иде, дип теләде.
Киләчәктә дә Йолдыз апа кебек милли җанлы шагыйрьләребез, туган телебезне җиренә җиткереп өйрәтүче укытучыларыбыз, теләп өйрәнүче укучыларыбыз булганда, туган телебез яшәр һәм ул быннардан-буыннарга тапшырылыр!!!



К списку новостей