• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. А.Еники, 23
Телефон: +7(843)-236-24-12
E-Mail: shkola98@yandex.ru; s98.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №98"
Руководитель: Авзалова Айгуль Ильдаровна
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 592 учащихся, из них иностранных граждан 22. Язык обучения - русский
У нас учат: 52 педагога

Новости

“Бер очрашу- үзе бер гомер”

Опубликовано: 26.02.2013

 

            Бәйрәмебез 5 нче сыйныфта укучы кызларыбыз башкаруында “Әссәламәгаләйкем” җыры белән башланып китте. Кичәбезне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Касыймова Гөлнур Наиловна һәм Галиуллина Диләрә Әхмәдулловна алып барды. Бәйрәм  ике бүлектән торды. Беренче бүлегендә туган телебез, аның бөеклеге, туган телебез турында мәкальләрне искә төшерү, туган тел турында шигырьләрне яттан сөйләү  булса, икенче бүлеге тулысынча Йолдыз апага багышланды. Ул үзе турында тулырак итеп сөйләде.Укучылар аның һәр әйткән сүзен игътибар  белән тыңлап утырдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны Йолдыз апага турыдан-туры яңгыратып тордылар. Ә инде үз чиратында шагыйрәбез укучыларның сорауларына бик теләп һәм тулы итеп җавап бирде. Араларында “Сабантуй” гәҗитенә кагылышлы, Йолдыз апаның хезмәтләре турында, шулай ук шәхси тормышына кагылышлы сораулар да күп иде.

             Укучыларыбыз  бу кичәдә Йолдыз апа иҗат иткән  шигырьләрне дә , үзләренекен дә бик оста итеп сөйләделәр. Шагыйрәбез бу балаларның киләчәге өметле булуын һәм үзләре иҗат иткән шигырь, мәкалә, әкиятләрне “Сабантуй” гәҗитенә һәрдаим җибәреп торырга һәм “Сабантуй” гәҗитен укып, туган телебезне хөрмәт итеп, аралашу җепләрен  өзмичә, бердәм гаилә кебек дус-тату яшәргә чакырды. Шулай ук шушы кичәне оештыручы мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Мифтиева Фәния Габдулловнага, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Касыймова Гөлнур Наиловнага, Галиуллина Диләрә Әхмәдулловнага, Сафина Әнисә Гарифулловнага үзенең зур рәхмәтен белдерде.

                     Бу очрашу укытучылар һәм укучыларда  тирән тәэсир калдырды. Укучылар күңеленә  яңадан-яңа иҗат итү дәртен өстәде

              Кичәбез бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

              



К списку новостей