• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. А.Еники, 23
Телефон: +7(843)-236-24-12
E-Mail: shkola98@yandex.ru; s98.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №98"
Руководитель: Авзалова Айгуль Ильдаровна
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 592 учащихся, из них иностранных граждан 22. Язык обучения - русский
У нас учат: 52 педагога

Новости

Габдулла Тукай музеена сәяхәт

Опубликовано: 29.11.2019

 

Габдулла Тукай музеена сәяхәт

 

Бар  күңеллелек  бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

— Нәрсәдән  бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

(Габдулла Тукай ”Бәйрәм бүген”)

 

Әйе, нәкъ менә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шушы шигырь юллары белән башлап җибәрәсе килә бу мәкаләмне. 26 нчы ноябрь көнне 7Б сыйныфы укучыларым белән Габдулла Тукай  музеена сәяхәт иткәндә  күңелдә ниндидер  бер бәйрәм  рухы  хөкем сөрде.

Казан шәһәренең  Тукай урамында урнашкан гаҗәеп бу йорт  үзенең матурлыгы һәм сихрилеге  белән узенә тартып тора. Бу йортка кергәч, бермәлгә тормыш ыгы-зыгысыннан аерылып, ерак тарих, зур әдәбият дөньясына кереп китәсең.

 Музейның ачылу вакыты 1986 нчы елның 11июне.  Анда 1 зал Тукайның балачагын, 2 зал шагыйрьнең мәдрәсәдә укыган еллары  белән  таныштыра. 3 зал Тукайның  Казан чоры, шагыйрь журналист, җәмәгать эшлеклесе  буларак  танылганын күрсәтә. Ә инде 4 зал шагыйрьнең Казанда яшәгән  елларында күп кенә шәһәрләргә сәяхәт итүе турында сөйли. Шунда ук  Габдулла Тукай вафатыннан соң  йөзеннән төшереп алынган  гипс битлек тә музейның  кабатланмас  экспонаты булып  тора. Бүгенгесе көндә 200гә якын Тукай премиясе лауреатларын да нәкь монда күрергә һәм алар белән тулырак танышырга мөмкин. Шулай ук 1 нче катта урнашкан Тукай әсәрләренә иллюстрация һәм әкият  геройларының бирелеше укучылар күңеленә бик хуш килде. Бергәләп фотога да төштек.

Минемчә, дәрестә укучыларым белән  Габдулла Тукайның тормыш юлы  һәм  иҗатын өйрәнү белән генә чикләнмичә, аның  турында тулырак  мәгълүматны   музейга барып  ишетү һәм экспонатларны якыннан күреп, алар белән    танышу- укучыларга шагыйрь турында тулырак  күзалларга ярдәм итте. Бу сәяхәт барыбыз күңелендә дә якты  хатирә булып сакланыр!

 

 

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Касыймова Гөлнур Наил кызы



К списку новостей