• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. А.Еники, 23
Телефон: +7(843)-236-24-12
E-Mail: shkola98@yandex.ru; s98.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №98"
Руководитель: Авзалова Айгуль Ильдаровна
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 592 учащихся, из них иностранных граждан 22. Язык обучения - русский
У нас учат: 52 педагога

Новости

Яз һәм Тукай!

Опубликовано: 26.04.2019

 

Шулай ук бу көнне безгә, ягъни татар теле укытучылары Касыймова Гөлнур Наил кызына, Усманова Наилә Фирдус кызына, Шакирова Миләүшә Гәрәфетдин кызына бөек Тукаебызның 133 еллыгы уңае белән үткәрелгән “Шигърият бәйрәме”нең шахитлары булырга туры килде. Бу бәйрәмдә утызлап татар шагыйре чыгыш ясады. Шулай ук халык та мәйдан тутырып килгән иде. Шигърият бәйрәме Мөдәррис Әгъләмовның “Тукайга хатлар” поэмасыннан өзекләр белән башланып китте. Шигырьләрне Казан театр училищесы студентлары бик матур итеп укыды.

Халык алдында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады. Ул шулай ук җанга үтәрлек итеп Тукай шигырьләрен сөйли алган яшьләребез  барында телебезнең киләчәге барлыгына ышанычын белдерде. Шигърият бәйрәме шигырьләр һәм җырлар белән бергә үрелеп барды. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Җыр һәм бию ансамбленың да бәйрәмдә чыгыш ясавы ямь өстенә ямь өстәде. Бу бәйрәм татар зыялыларын җыючы күркәм кичәне хәтерләтте. Күренекле шагыйрьләребезне, язучыларыбызны, рәссамнарны, композиторларны, артистларны, җырчыларны, безне укыткан укытучыларыбызны, коллегаларыбызны  тагын бер тапкыр якыннан күреп сөйләшү, фотога төшү- безнең өчен үзенә бер бәйрәм иде.



К списку новостей