• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. А.Еники, 23
Телефон: +7(843)-236-24-12
E-Mail: shkola98@yandex.ru; s98.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №98"
Руководитель: Авзалова Айгуль Ильдаровна
Год основания учреждения: 1939
У нас учатся: 592 учащихся, из них иностранных граждан 22. Язык обучения - русский
У нас учат: 52 педагога

Новости

Шигърият бәйрәме!

Опубликовано: 27.04.2018

 

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? -Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

                                          (Г.Тукай ”Бәйрәм бүген”)

Әйе, чыннан да, 26 нчы апрель- бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне мәркәзебез Казанда Тукаебызның 132 еллыгына багышланган  “Шигърият  бәйрәме” гөрләп  үтте. Безгә дә шагыйребез хөрмәтенә үткәрелгән  бу бәйрәмне үз күзләребез белән күрергә  насыйп булды.  Монда Тукаебызны хөрмәт итүче, татар телен яратучы милләттәшләребез җыелган иде. Бәйрәм милли рухта узды. Күренекле шагыйрьләребез  туган телгә, бөек Тукайга багышлап иҗат иткән шигырьләрен сөйләделәр, җырчыларыбыз  җырладылар, биючеләребез рәхәтләнеп биеделәр. Шулай ук бөек шәхесләребез Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар.

Ә иң истә калганы, Габдулла Тукай премиясен  бирү тантанасы булды. Быел премия язучы-сатирик Камил Кәримовка, рәссам Михаил Кузнецовка, “Таттелеком” җәмгыятенә, ягъни Лотфулла Шәфигуллин белән Рөстәм Зәкуановка бирелде. “Таттелеком” җәмгыяте бу премиянең  яртысын Тукай музеена, ә икенче яртысын балалар йортына бирәчәген әйтте.

Бәйрәм рухы күңелләрдә мәңге сакланыр!  Тукаебызның мәгънәле һәм милли  шигырьләре күңелләребезне һәрчак дәртләндереп торыр!

 

 

югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Касыймова Гөлнур Наил кызы



К списку новостей