Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. А.Еники, 23 |
Телефон: | +7(843)-236-24-12 |
E-Mail: | shkola98@yandex.ru; s98.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Школа №98" |
Руководитель: | Авзалова Айгуль Ильдаровна |
Год основания учреждения: | 1939 |
У нас учатся: | 592 учащихся, из них иностранных граждан 22. Язык обучения - русский |
У нас учат: | 52 педагога |
Новости
Стажировка!
Опубликовано: 12.10.2017Мәктәбебез кунаклары югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Роза Мирсадыр кызының "Алтын көз", шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шакирова Миләүшә Гәрәфетдин кызының "Татар халык авыз иҗаты", ә Гәрәфетдинова Чулпан Фазыл кызының "Тамчы-шоу" дигән дәрестән тыш чараларын карадылар. Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, методик берләшмә җитәкчесе Касыймова Гөлнур Наил кызының " Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда " Каләм тибрәтүчеләр" гәҗитенең роле" дигән чыгышын тыңлап үттеләр. Кунакларыбыз мәктәбебезнең физик тәрбия укытучысы, "Укытучы елы-2017" шәһәр конкурсы лауреаты Сабирҗанов Рөстәм Нәгыйм улының "Сәламәт булу әйбәт" дип исемләнгән мастер-классын карадылар, үзләре дә анда катнаштылар.
Көндезге аштан соң килгән кунакларыбыз бик матур концерт карадылар. Үзләренең шушы стажировкадан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Стажировканың җитәкчесе филология фәннәре кандидаты, доцент Мотыйгуллина Әлфия Рухул кызының безнең укытучыларыбызның дәрестән тыш эшчәнлекләрен һәм чыгышларын мактап сөйләүләре –аларга тагын да көч-куәт өстәде, үз-үзләренә ышанычын арттырды. Ул: “Менә шушы өч укытучы -Гөлнур Наил кызы, Миләүшә Гәрәфетдин кызы, Чулпан Фазыл кызы белән мин бүген бик горурланып утырдым, чөнки алар минем укучыларым, киләчәктә аларга тагын да югары үрләргә менүләрен телим”,-диде.
Республика күләмендә оештырылган бу стажировкадан мәктәп җитәкчелеге, барлык килгән кунаклар һәм чыгыш ясаучы укытучыларыбыз бик канәгать калдылар.
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Гөлнур Наил кызы
К списку новостей