Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. А.Еники, 23 |
Телефон: | +7(843)-236-24-12 |
E-Mail: | shkola98@yandex.ru; s98.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Школа №98" |
Руководитель: | Авзалова Айгуль Ильдаровна |
Год основания учреждения: | 1939 |
У нас учатся: | 592 учащихся, из них иностранных граждан 22. Язык обучения - русский |
У нас учат: | 52 педагога |
Новости
Истәлекле очрашу!
Опубликовано: 27.09.2017Истәлекле очрашу
27 нче сентябрь көнне 10А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Касыймова Гөлнур Наил кызы белән берлектә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә физика-математика фәне докторы, космик техниканы төзүче һәм шул өлкәдә эшләүче Урал Нури улы Закиров белән очрашуда булдылар. Урал Нури улы укучыларга үзенең “ Авиациада, космонавтикада һәм фәндә тормыш” дип аталган китабын тәкъдим итте. Галим иң беренче чиратта, укучыларны китапның үзе белән таныштырды, аның турында бик кызыклы итеп сөйләде. Китап галимнең балачагыннан алып бүгенге көнгә кадәр тормышы, хезмәте турында иде. Презентацияләү барышында Урал Нури улы укучыларга космонавт Юрий Гагарин белән якыннан таныш булуы турында да әйтеп үтте. Укучыларыбызның сорауларына да бик теләп җавап бирде. Кичәбез ахырында галимебез безнең мәктәп китапханәсенә истәлеккә авиация темасына караган ике китап бүләк итте. Шулай ук, Урал Нури улы белән укучылар бик теләп фотога да төштеләр. Бу истәлекле очрашу укучылар күңелендә мәңге сакланыр!
Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Гөлнур Наил кызы
К списку новостей