Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №98 (татарско-русская)" Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. А.Еники, 23 |
Телефон: | +7(843)-236-24-12 |
E-Mail: | shkola98@yandex.ru; s98.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Школа №98" |
Руководитель: | Авзалова Айгуль Ильдаровна |
Год основания учреждения: | 1939 |
У нас учатся: | 592 учащихся, из них иностранных граждан 22. Язык обучения - русский |
У нас учат: | 52 педагога |
Новости
Хезмәт төбе- хөрмәт!
Опубликовано: 08.06.2017Пленар утырышта Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, филология фәннәре кандидаты Һидиятов Илнар Рүзәл улы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы, Казан Федераль Университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Максимов Николай Валентин улы һәм башка дәреслекләр авторлары, филология фәннәре кандидатлары чыгыш ясады.
Конференциянең өченче өлешендә Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Әхәтова Әлфия Гафиятулла кызы мәгариф хезмәткәрләренә үзенең изге теләкләрен җиткерде. "Хезмәт төбе-хөрмәт" дигән татар халык мәкаленә тугъры калып, мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе грамоталары тапшырды. Шушы бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәбебезнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касыймова Гөлнур Наил кызы да бар иде. Ул яшь буынны укыту һәм тәрбияләүгә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әйе, бу чыннан да, хезмәт төбенең хөрмәт булуының ачык мисалы иде. Зур тырышлык куеп хезмәт иткәндә генә зур хөрмәткә лаек буласың.
Безнең мәктәп коллективы да Гөлнур Наил кызын шушы мактаулы бүләге белән ихлас күңелдән тәбрик итә. Алдагы тормышында бары тик уңышлар гына юлдаш булуын тели!!!
К списку новостей