Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №41» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420107, г. Казань, ул. Х.Такташа, д. 81 |
Телефон: | +7(843)-278-02-97;+7(843)-277-05-66;+7(843)-537-12-78;+7(843)-278-02-87 |
E-Mail: | S41.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №41" |
Руководитель: | Михеев Александр Владимирович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 284 учащихся, из них 31 иностранный гражданин, и 75 воспитанников дошкольного отделения |
У нас учат: | 23 педагога |
Новости школы № 41
Габдулла Тукай музеена сәяхәт
Опубликовано: 19.12.2018Бүген, 19 декабрьдә 5а, 7а, 10а сыйныф укучылары Тукай музеенда экскурсиядә булдылар. Музей экскурсоводының тирән эчтәлекле һәм кызыклы чыгышы балаларны шагыйребезнең авыр, әмма шул ук вакытта вакыйгаларга бай тормыш сукмаклары һәм иҗаты белән таныштырды. Кыска гына вакыт аралыгында Тукайның кечкенә Апуштан мәшһүр шагыйрьгә әйләнгән гомер юлы күзалдыннан үтте. Экскурсовод Габдулла Тукайның балалар әдәбияты үсешенә керткән өлеше турында сөйләде, шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләрен искә төшерде.
Г.Тукайның иҗатын бәяләп бетергесез. Аның шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре тормышчан, әхлак тәрбиясенә нигезләп язылган. Укчыларыбыз шушы музейда аның истәлегенә куелган сыннар, язучыны тасвирлаган күп төрле материаллар, әкият геройлары, язучының китаплары белән дә таныштылар.
Без – Тукайлы халык! Һәм Тукай да – татарлы әдип!
Экскурсия ахырында балалар һәм укытучылар музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткереп, уңышлар теләделәр.
К списку новостей