Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №41» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420107, г. Казань, ул. Х.Такташа, д. 81 |
Телефон: | +7(843)-278-02-97;+7(843)-277-05-66;+7(843)-537-12-78;+7(843)-278-02-87 |
E-Mail: | S41.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №41" |
Руководитель: | Михеев Александр Владимирович |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 284 учащихся, из них 31 иностранный гражданин, и 75 воспитанников дошкольного отделения |
У нас учат: | 23 педагога |
Новости школы № 41
Казан шәһәренең 41нче мәктәбендә татар телен укыту буенча даими семинарларның чираттагысы үтте
Опубликовано: 18.10.201818 нче октябрь көнне мәктәбебездә “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәркүләм семинары үтте.
Доцент, филология фәннәре кандидаты Максимов Николай Валентинович “Бу кем? Кем нинди? Бу нәрсә? Нәрсә нинди? Кемгә нәрсә кирәк?” кебек сөйләм калыплары буенча 1б сыйныфында һәм 3б сыйныфында Шәүкәт Галиевнең “Кунаклар” темасына ачык дәресләр күрсәтте. Соңыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” буенча түгәрәк өстәл үткәрелде, 1-2 сыйныфлар өчен чыккан уку әсбабы турында, күргән дәресләр буенча фикер алыштылар һәм бу технологиянең уңышлы булуын әйттеләр.
Тел Галиме Николай Максимовның әлегә Казан шәһәренең өч мәктәбендә кулланылган “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” тагын егермеләп мәктәптә кертелергә мөмкин. Бүген бу хакта татар теле һәм әдәбияты укытучылары шәһәр семинарында “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан шәһәренең мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик бүлеге методисты Раиф Зиннәтуллин әйтте.
Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.
К списку новостей