• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №41» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420107, г. Казань, ул. Х.Такташа, д. 81
Телефон: +7(843)-278-02-97;+7(843)-277-05-66;+7(843)-537-12-78;+7(843)-278-02-87
E-Mail: S41.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №41"
Руководитель: Михеев Александр Владимирович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 284 учащихся, из них 31 иностранный гражданин, и 75 воспитанников дошкольного отделения
У нас учат: 23 педагога

Новости школы № 41

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Опубликовано: 21.02.2018

Мәктәбебездә, Халыкара туган тел көнен каршылап, ай буе төрле чаралар үтә. Әлеге чараларда беренче сыйныфтан алып 11 нче сыйныф укучыларына кадәр катнашалар. Иң беренче итеп, туган телгә багышланган плакатлар элдек. Анда бөек язучыларыбызның, мәгърифәтчеләребезнең цитаталары, тел турында язып калдырган әйтемнәре, халык мәкальләре язылган. Тәнәфесләрдә “Тәфтиләү”, “Туган тел”, “Сарман” көйләре яңгырап тора. Зур залда театральләштерелгән уеннар, рәсем конкурслары үткәрелде. Ә китапханәдә “Туган телем – иркә гөлем” исемле күргәзмә, викторина булып узды.

2,4 һәм 5нче сыйныф укучылары белән лингвистик КВН үткәрдек. Мәкаль, табышмак, тизәйткеч ярышлары булды. Шулай ук балалар үзләре язган шигырьләрен сөйләп безне шатландырдылар; җыр буенча ярыш, “Кем күпме фразеологик сүзтезмәләр белә?” кебек бәйгеләр уздырылды. 8 нче сыйныф укучысы Маслов Дамир Шәйхи Маннурның “Яхшы бел” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Нәби Дәүлинең “Сорау” шигырен 3нче сыйныф укучысы Сурабов Әзиз, Әхмәт Ерикәйнең “Ике канат” исемле шигырен Касыймов Сәлим күңелләргә җиткерде. Соңыннан барыбыз бергә Габдулла Тукайның “Туган тел”ен җырладык.

 

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: мондый чаралар укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерә, тел күренешләрен аңлы рәвештә үзләштерүгә ярдәм итә.



К списку новостей