• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №41» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420107, г. Казань, ул. Х.Такташа, д. 81
Телефон: +7(843)-278-02-97;+7(843)-277-05-66;+7(843)-537-12-78;+7(843)-278-02-87
E-Mail: S41.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №41"
Руководитель: Михеев Александр Владимирович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 284 учащихся, из них 31 иностранный гражданин, и 75 воспитанников дошкольного отделения
У нас учат: 23 педагога

Новости школы № 41

21 февраль – Халыкара туган тел көне

Опубликовано: 21.02.2017

Бүген, ягъни 21 нче февраль көнне, 41 нче мәктәбебездә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттек. Бәйрәмдә беренче сыйныфтан алып 11 нче сыйныф укучыларына кадәр катнаштылар. Иң беренче итеп, мәктәптә Халыкара туган тел көне рухын балаларга җиткерү йөзеннән, матур шарлар, туган телгә багышланган плакатлар эленгән иде. Анда бөек язучыларыбызның, мәгърифәтчеләребезнең цитаталары, тел турында язып калдырган әйтемнәре, халык мәкальләре язылган иде. “Тәфтиләү”, “Туган тел”, “Сарман” көйләре коридорда яңгырап торды. Зур залда театральләштерелгән уеннар, рәсем конкурслары үткәрелде. Ә китапханәдә “Туган телем – иркә гөлем” исемле күргәзмә, викторина булып узды.

2,4 һәм 5нче сыйныф укучылары белән лингвистик КВН үткәрдек. Мәкаль, табышмак, тизәйткеч ярышлары булды. Шулай ук балалар үзләре язган шигырьләрен сөйләп безне шатландырдылар; җыр буенча ярыш, “Кем күпме фразеологик сүзтезмәләр белә?” кебек бәйгеләр уздырылды. 5 нче сыйныф укучысы Ташпулатов Билолетдин Шәйхи Маннурның “Яхшы бел” шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Нәби Дәүлинең “Сорау” шигырен 2нче сыйныф укучысы Сурабов Әзиз, Әхмәт Ерикәйнең “Ике канат” исемле шигырен Касыймов Сәлим күңелләргә җиткерде. Соңыннан барыбыз бергә Габдулла Тукайның “Туган тел”ен җырладык.

Бу бәйрәмне үткәрү өчен үзебезгә түбәндәге таләпләр куелды:

-          туган тел буенча белем алуның эзлеклелеген тәэмин итү;

-          сәләтле балаларны барлау һәм аларны алга таба үстерү.

 

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: мондый бәйрәмнәр укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерә, тел күренешләрен аңлы рәвештә үзләштерүгә ярдәм итә.



К списку новостей