• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №41» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420107, г. Казань, ул. Х.Такташа, д. 81
Телефон: +7(843)-278-02-97;+7(843)-277-05-66;+7(843)-537-12-78;+7(843)-278-02-87
E-Mail: S41.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №41"
Руководитель: Михеев Александр Владимирович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 284 учащихся, из них 31 иностранный гражданин, и 75 воспитанников дошкольного отделения
У нас учат: 23 педагога

Новости школы № 41

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары

Опубликовано: 16.12.2016

15 нче декабрь көнне мәктәбебездә “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” дигән темага район семинары үтте. Семинарда районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде. Анда 40 ка якын укытучы катнашты.

КФУ ның доценты, филология фәннәре кандидаты Максимов Николай Валентинович “Бу нәрсә? Бу нәрсә нинди? Сиңа нәрсә кирәк?” кебек сөйләм калыплары буенча 1б сыйныфында ачык дәрес күрсәтте. Югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Буданова Разия Салиховна 2а һәм 4а сыйныфы укучылары белән лексик КВН күрсәтте, “Әдәби хәзинә” музеена сәяхәт үткәрде, музей – укыту-тәрбия эшенең үзәге булуын мәктәпнең һәм үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып аңлатты. Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Газимҗанова Рәмзия Гаязовна мәктәптәге милли мәгарифнең торышы турында һәм рус балаларын татар теленә өйрәтүдә эмоция белдерүче рәсемнәрне роле турында сөйләде. Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары ММҮ методисты Җиһангирова Миләүшә Василовна “2030 нчы елга кадәр Татарстан Ркспубликасында милли мәгариф үсеше концепциясе» буенча түгәрәк өстәл оештырды.

Соңыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” буенча 1-4 сыйныфлар өчен чыгачак программа һәм дәреслекләр турында фикер алыштылар һәм бу технологиянең уңышлы булуын әйттеләр.

Кунаклар күрсәткән чараларга югары бәя бирделәр, мәктәбебездә эшләп килүче “Әдәби хәзинә” музее да алар күңеленә хуш килде, музейда бик зур эшләр башкарылган булуы турында ассызыклап әйттеләр.

Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.



К списку новостей