Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
"Яшь тамашачылар театры" бездә кунакта 25.06.2015

Бүгенге көн гадәттәгечә иртәнге зарядкадан башланып китте. Ә аннары Кәрим Тинчурин исемендәге “Яшь тамашачылар театры”ннан килгән артистларыбыз балаларга “Ак Барс” дип исемләнгән спектакль тәкъдим иттеләр. Балалар бүгенге көннән бик кәнәгать калдылар.
-
Лагерьда тынычлык көне 23.06.2015

23 нче июнь – тынычлык көне уңаеннан "Энҗе бөртекләре” лагеры балалары арасында “Асфальтка рәсем төшерү” конкурсы уздырылды . Дүрт отряд арасында уздырылган бу ярышны һәркем зур кызыксыну белән күзәтте. Һәр отрядның рәсеме үзенә күрә үзенчәлекле,зәвыклы иде.Көннең икенче яртысында Мәгариф бүлегеннән килгән кунагыбыз Люция Мәүлетҗан кызы балалар белән халык мәнфәгатьләрен яклаучы оешмалар турында әңгәмә – конкурс үткәрде.
-
Казанның Милли музеенда искә алу көне 22.06.2015

22 нче июнь – сугыш кырында һәлак булганнарны искә алу көне. Шул уңайдан лагерь балалары Татарстан Республикасының Милли музеенда булып кайттылар.Анда аларга илебез халыклары дуслыгы, аларның милли киемнәре , йолалары турында сөйләделәр,Бөек Ватан сугышына багышланган экспозицияләр белән таныштырып үттеләр. “Сабантуй” дип исемләнгән милли уеннар да оештырылды. Көн эссе булуга карамастан, балалар шат күңел белән кайтып керделәр.
-
Посещение кинотетра 19.06.2015

19 нчы июнь көнне лагерь балалары “ Гранд Синема” кинотеатрында “Головоломка” исемле фильм карадылар. Соңыннан фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар һәм үзләренә ошаган эпизодларга карата рәсем ясадылар.Көтмәгәндә янгын чыгу очракларыбулуын исәпкә алып, бинадан исән-имин чыгу юлларын кабатлап үттеләр, тормыштан алынган мисаллар китерделәр, эвакуация планы белән таныштылар.
-
Лагерьда театр көне 18.06.2015

Театр көненә багышлап түгәрәк җитәкчесе Раиса Ивановна лагерь балалары катнашында спектакль оештырды һәм алар бүген чыгыш ясадылар. Төрле әкият персонажлары катнашып, яңача төзелгән бу спектакльне балалар зур кызыксыну белән карадылар, Раиса Ивановнага рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Встреча с интересными людьми 17.06.2015

Халыкара милли бәйрәм көне уңаеннан бүген, 17 нче июнь көнне, лагерь балалары МАКИ укытучылары – Гөлсинә Гаязовна һәм Наталья Борисовна белән очраштылар. Алар ярдәмендә асфальтка төрле рәсемнәр төшерделәр. Шунда ук балалар белән хәрәкәтле уеннар да оештырылды.
-
Лагерьда дуслык көне 15.06.2015

Дуслык көне уңаеннан 15 нче июнь көнне лагерь балалары башкалабызның “Дуслык йорты”нда булдылар. Экскурсовод балаларны күргәзмә залы белән таныштырды, илебез халыклары дуслыгы турында әңгәмә үткәрде. Көннең икенче яртысында балалар Кабан күле буена барып төрле уеннарда катнаштылар.
-
Чәчәк ат, мәктәп бакчасы 13.06.2015

Мәктәп янына утырткан чәчәкләр җәй буе мәктәп каршын бизәп тора. Хәзерге вакытта бакчада лилияләр, петунияләр гөрләп чәчәк ата, кәнә уты (клещевина), бархатцылар тармакланып үсеп килә. 8 һәм 10 сыйныф кызлары аларга сулар сибә, чүпләрен утый. Мәктәп бакчасы безнең хезмәт көзгесе. Димәк, алда да әле һәр укучыдан тырыш хезмәт кирәк булачак.
-
День России 12.06.2015

Празднование Дня России прошло сегодня в Казани на территории Центрального парка имени Горького.
Для гостей праздника были организованы различные развлекательные мероприятия. Зрителям представили яркую концертную программу с участием творческих коллективов Татарстана и Казани. Желающие могли сдать нормы ГТО, поучаствовать в шахматном турнире и массовой зарядке. Для детей была организована велоэстафета. -
Лагерьда тарихи көн 10.06.2015

2015 елда ТАССР ның 95 еллыгы һәм Татарстан Республикасы төзелүнең 25 еллыгы булып узу уңаеннан, тарих укытучысы Фәйрүзә Раифовна лагерь балалары белән “Илебезнең тарихы” дип исемләнгән чара үткәрде. Ул балаларны ТАССР барлыкка килү, яңа Татарстан Республикасы дип үзгәртелү тарихы белән таныштырды. Соңыннан балалар мәктәп музеенда булдылар.




