Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Фәнни программа” КРИО-ШОУ”
15.06.2023
Могжизаларга бай көн булды бүген. Фәнни-мавыктыргыч шоу гадәттән тыш түбән температуралар ярдәмендә тудырылган могҗизалар белән таныштырды. Балалар өчен искиткеч салкын матдә - сыек азот белән тәҗрибәләр үткәрелде. Сыек азот ярдәмендә әйберләрне мизгел эчендә бозга әйләндерү – гаять мавыктыргыч күренеш. Крио-шоу балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы булды. Көннең икенче яртысында студентлар үткәргән “ Миллионер буласым килә “ чарасы да, музыкаль уеннар да балалар күңеленә хуш килде.
-
Балалар иҗаты үзәгенә сәяхәт
14.06.2023
14 июньдә лагерьда ял итүчеләр Вахитов районының "Балалар иҗаты үзәге"нә юл тотты . Алар квест формасында үткәрелгән кызыклы, күңелле чарада катнаштылар. Төрле станцияләрдә бик теләп, актив эшләделәр. Сәяхәт укучыларда яхшы тәэсирләр генә калдырды.
Көннең икенче яртысында лагерьда ял итүчеләр өчен Казан дәүләт мәдәният институты студентлары музыкаль викторина үткәрделәр, флешмоб-бию оештырдылар. Көн матур һәм рәхәт узды.
-
Кызыклы мультфильм карадык
13.06.2023
Балаларның җәйге яллары һәркөн төрле чаралар белән үрелеп бара. Бүген укучылар кинотеатрда булып, “ Мармадюк “ дигән кызыклы һәм эчтәлекле мультфильм карадылар. Бу сәяхәт күңелле булды һәм укучыларга бик ошады.
-
12 нче июнь – Россия көне!
09.06.2023
12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә, бу Россия Федерациясе өчен аерым горурлык көне. Лагеребездә әлеге көнгә багышланган “Минем адресым – Россия” дигән квест, “Россиям, синең белән горурланам!” дигән интерактив уен, мастер – класслар үтте. Аннан соң балалар саф һавада милли уеннар уйнадылар. Бүгенге көн балаларның күңелләренә хуш килде.
-
Китапханәгә экскурсия
08.06.2023
Бүген укучылар шәһәребезнең 41 нче китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Алар квест формасында үткәрелгән кызыклы, күңелле чарада катнаштылар. Төрле станцияләрдә бик теләп эшләделәр .Шулай ук балалар өчен “ А.С.Пушкин әкиятләре” дигән темага викторина да оештырылган иде. Чараларда актив катнашкан укучылар махсус бүләкләргә ия булдылар. Балалар әлеге сәяхәттән бик күп яхшы тәэсирләр белән кайттылар.
-
Кинотеатрга сәяхәт
07.06.2023
Балаларның җәйге яллары һәркөн төрле чаралар белән үрелеп бара Бүген укучылар кинотеатрда булып, “ Трио в перьях “ дигән мультфильм карадылар. Көнне икенче яртысында саф һавада ярышлар оештырылды. Җитезлек, тапкырлык, белем таләп иткән уеннарда укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, үзләрен сынап карадылар.
-
А.С.Пушкинның туган көне
06.06.2023
6 июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Һәр елны бу көн Россияда Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Бүген лагерьда А.С.Пушкинның туган көненә һәм Рус теле көненә багышланган чаралар узды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әңгәмәдә катнаштылар, презентацияләр карадылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр, кызыклы ребуслар чиштеләр. «Актёрлык осталыгы», « А.С.Пушкин портреты» мастер – класслары балаларга аеруча ошады. Көн бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Лагерьда ял итүчеләр - УНИКСта!
05.06.2023
Бүген лагерьда ял итүче балалар “Уникс” күңел ачу комплексында “Царевна лягушка” спектаклен карадылар. Җырлы-биюле әкияти тамаша укучыларга бик ошады. Әлеге сәяхәттән һәркем канәгать калды. Моннан тыш, гимназиядә дә балалар өчен файдалы чаралар оештырылды.
-
Мобиль планетарий бездә кунакта!
02.06.2023
Лагерь тормышы бик күңелле. Көн саен укучылар вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрәләр.Бүген лагерьга кунакка мобиль планетарий килде. Балаларның сәяхәт итәргә яратулары һәркемгә мәгълүм. Безнең укучыларга галәм буйлап экскурсия – гадәти булмаган сәяхәт кылырга тәкъдим ителде. Залда күпертелгән гөмбәз куелган иде һәм балалар космик күкнең тылсымлы дөньясында очраштылар.
-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне!
01.06.2023
1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан лагерьда ял итүчеләр “Нурлы шәһәр тылсымчылары” дигән шәһәр бәйрәмендә булып кайттылар. Кремьнең истәлекле урыннарын карадылар. «Тынычлык балалар күзе белән “ дигэн темага асфальтта рәсемнәр ясадылар, КФУ студентлары үткәргән викторинада, уеннарда бик теләп катнаштылар. Көн кызыклы һәм файдалы үтте.