Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Укытучы көне белән!
05.10.2015
Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы - беренче кеше ул. Халкыбызның киләчәге - укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез"... нәкъ менә шул сүзләр белән бәяли укытучыларны А.Фадеев узенең "Яшь гвардия" романында. Чыннан да, укытучы профессиясе - безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Бүген, Халыкара Укытучылар көнендә, һәрбер укытучыга иң изге теләкләр җиткерәсе килә! Исәнлек-саулык, тормыш бәхете, шатлыклар гына теләп калабыз!
Укытучым!
И, сабырлык, хаклык алиһәсе!
Гомеремнең якты җыры син.
Балачакны шау чәчәкле иткән
Изге күңелеңнең җылысы.
Рәхмәт сиңа, иң хөрмәтле кешем,
Канат куеп, мине очырдың.
Тормыш дигән гаҗәп орбитага
Тиң кешесе итеп чорымның.
Гимназия укучылары исеменнән Укучылар үзидарәсе!
-
"Казан серләре"нә төшендек...
04.10.2015
Бүген, кояшлы якшәмбе көнне, гимназиябезнең 9-11 сыйныф укучылары Иске Татар бистәсендә "Казан серләре" квест-уенда катнаштылар. Уен Г.Камал исемендәге театр алдында башланып китте: һәрбер каманда конвертларга салынган беренче биремнәрен чишеп, киләсе нокталарга юнәлделәр. Чыннан да, Иске Казан үзендә күп кенә серләр саклый булып чыкты... Укучылар Иске татар бистәсе тарихына чумып, мәгърифәтче Ш.Мәрҗәни белән яңадан таныштылар, Сафьян урамының килеп чыгышын ачыкладылар, Юнус мәйданының серләренә төшенеп, хан хәзинәләре кайда яшеренгән булган икәнен белделәр. Уен нәтиҗәләре буенча, гимназиябезнең "Варислар" командасы актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.
-
Семинар учителей географии в Лицее №131 «Профессиональная компетентность учителя – необходимое условие реализации требований ФГОС»
04.10.2015
1 октября в 15.00 в лицее №131 прошел семинар учителей географии. В данном мероприятии лучших учителей города Казани ознакомили с основными требованиями ФГОС, а так же ознакомили с электронными учебниками издательства «ДРОФА» - как образовательный продукт достижения образовательных результатов. Гость из Москвы Кутузов Сергей Анатольевич, методист по географии издательства «ДРОФА» продемонстрировал Мастер класс УМК «География 8 класс»
-
Праздничный обед с министром образования и науки РТ Фаттаховым Энгелем Наваповичем
03.10.2015
В преддверии празднования Дня учителя, 1 октября 2015 года в Министерстве образования и науки Республики Татарстан состоялась торжественная церемония награждения учителей - победителей в рамках приоритетного национального проекта «Образование». На этом празднике наградили почетной грамотой МО и Н РТ Мухаметзянова Ильяса Муллануровича. Приказ МО и Н РТ № 5947/15 от 13.05.2015. После награждения победители были приглашены в ресторан «Тимерхан» на праздничный обед с министром образования и науки РТ Фаттаховым Энгелем Наваповичем.
-
"Ярдәм итү" акциясе нәтиҗәләре
02.10.2015
"Ярдәм итү" акциясе кысаларында, ялгыз өлкән кешеләргә ярдәм итү йөзеннән, гимназиябездә гигиена әйберләре җыелды. Шул уңайдан, өлкән сыйныф укучылары Советы бу гигиена әйберләрен Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгендә урнашкан ярдәм пунктына тапшырдылар. Безнең бүләкләребез өлкәннәр йортында яшәүче әби-бабайларга барып ирешәчәк. Һәрбер катнашкан сыйныфка һәм укучыларның әти-әниләренә бу игелекле чарада катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә!
-
"Класс марафоны" шәһәр бәйгесе старт алды
02.10.2015
29 нчы сентябрьдә Идел буе районының 35 нче номерлы мәктәбендә "Класс марафоны" шәһәр бәйгесенең ачылу тантанасы узды. Әлеге чарада башкалабызның 163 мәктәбе көч сынашачак. Һәр мәктәп вәкиле сыйныфның "Зачет кенәгәсе"нә ия булды.
-
Яхшылык һәм ихтирамлылык көне
01.10.2015
Бүген гимназиябезнең актлар залында "Өлкәннәр көне"нә багышланган концерт узды. 7а һәм 7б сыйныфы (сыйныф җитәкчеләре Галиева Г.Р., Гильмиева Г.Г.) укучылары тарафыннан уздырылган бу бәйрәмдә катнашучыларга һәм, иң мөһиме, кунакларыбызга бик хуш килде.
-
Танышуыбызга шатбыз!
01.10.2015
Бүген 24нче балалар бакчасының өлкән төркеме балалары безнең гимназиябездә кунакта булып киттеләр. Мәктәп китапханәсендәге узган экскурсиядән соң, гимназиянең актлар залындагы "Танышуыбызга шатбыз!" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. Уздырылган чара үзенең мавыктыргыч үзенчәлеклеге белән баларның күңелләрендә калды дип уйлыйбыз. Оештыручы укытучылар Хакимова Раиса Ивановнага, Хабибрахманова Римма Саидовнага, Хамидуллина Рузалье Минетуловнага, 1нче А һәм 7нче Б сыйныфы укучыларына, 24нче балалар бакчасы тәрбиячеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Гимназиянең яңа Президенты бар...
30.09.2015
Бүгенге көн гимназиябезнең укучылар үзидарәсе өчен истәлекле көн булып калачак, чөнки гимназиябездә 2015-2016 нчы уку елында үзенең эшен алып барачак яңа Президент сайлаулары узды. Гимназия укучыларына иң җаваплы, тәртипле, үз вазифасын намус белән үтәүче ике кандидат арасыннан тик берсен генә сайлап алырга максат куелды.
Сайлау нәтиҗәләре буенча, гимназиябезнең Президенты 10а сыйныфы укучысы Шәйхетдинова Диана дип игълан ителде. Дианага зур уңышлар теләп калабыз!
-
Победа в спорте
28.09.2015
Поздравляем Саттарова Камиля, ученика 7 Б класса, с победой в открытом первенстве Республики Татарстан по гребле на байдарках и каноэ среди юношей и девушек. Он завоевал все первые места на дистанциях 200 м. 1000 м, 500 м. Желаем дальнейших успехов.