• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а
Телефон: +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21
E-Mail: g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая"
Руководитель: Шамсеева Гульфия Гаязовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 636 учащихся, из них 11 иностранных граждан
У нас учат: 42 преподавателя

Тарихы

Театр яктылыкка нурга илтә...

Гимназиядә 2005 нче елдан башлап, “Замандаш” театр коллективы эшләп килә. Укучылар нәфис сүз, сәхнә осталыгы буенча осталыкларын камилләштерәләр. Студиягә йөрүче укучылар һәр уку елында, шәһәр, республика бәйгеләрендә актив чыгыш ясап, уңышка ирешәләр.

К. Тинчурин театры актерлары безнең гимназиядә еш кунак булалар, укучыларга мастер-класслар уздыралар.

Шулай ук ел саен гимназия сәхнәсендә татар әсәрләре уйнала. Сыйныфлар гимназия күләмендә оештырылган бәйгеләрдә үзара көч сынашалар.

2005-2006 нчы елларда 2 нче сыйныф укучылары белән “Без – Казан егетләре” дигән спектакль уйнап, район бәйгесендә 1 урын алдык. Сценарий авторы – Галиева Фәридә Фәим кызы.

2006-2007 нче елда “Ялкау малай турында әкият” спектаклен сәхнәләштердек. Безгә Тинчурин театры артистлары Ирек Хафизов һәм Гөлчәчәк Хафизова булыштылар. Төп рольне аларның улы Ранис уйнады.  

Төп рольләрнең берсен башкарган укучы егетебез Фасахов Булат хәзер радио-телевидениедә эшли.

2009 нчы елда “Тукай әкиятләре буенча” әсәрен сәхнәләштердек. Төп рольне Турлов Нияз уйнады. Ул хәзерге вакытта театр училещесы студенты. Г.Камал театрында күмәк рольләрдә катнаша

   Гимназиядә “Талантлы, син кеше туганым” исемле проект инде дистә еллар буенча  популяр. Бу проект укучыга милләтебезнең асыл улларын-кызларын күрсәтү, аларның матур үрнәгендә тәрбияләүне максат итеп куя.Чиреккә бер тапкыр оештырыла торган бу чарага  укучылар чирек башыннан ук әзерләнә башлыйлар.Сыйныфның яшь үзенчәлеген истә тотып, укучыларга төрле дәрәҗәдәге эшләр бирелә. Очрашуга киләсе шәхеснең я тормышы, иҗаты, эше, мавыгулары  һ.б өйрәнелә.Бу проект кысаларында гимназия укучылары Т.Миңнуллин, Э.Шәрифуллина, Р.Зәйдулла, яшь шагыйрьләр, Г.Ибраһимов ис. институтның тел әдәбият галимнәре, Татар конгрессы җитәкчеләре, Татар гаиләсе фонды,  милли ризык пешерүче танылган кулинарлар,К. Тинчурин, Г. Камал исемендәге театры коллективы белән очраштылар. Бу очрашулар  әдәби-музыкаль композиция, түгәрәк өстәл, мастер класс формасында оештырыла. Мәсәлән, беренче чиректә без  Театр елына багышлап, К.Тинчурин  исемендәге театр артистлары белән  мастер класс үткәрелә.Укучылар чирек дәвамында театр тарихы белән танышып, иҗади эшләр, спектакльләрдән өзекләр әзерлиләр. Артистлар исә аларның чыгышларын анализлыйлар, үзләренең киңәшләрен биреп, укучылар белән яңадан өзекләрне уйнап күрсәтәләр. Соңыннан артистлар   укучылар белән мастер класс үткәрәләр.

 22 декабрь - татар театрының туган көнендә - гимназиянең һәр сыйныфы татар спектаклен сәхнәләштерә. Сәхнә, театр аша укучыда милли үзаң һәм башка эстетик зәвыклар тәрбияләнә.