Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Казанский колледж технологии и дизайна" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Казан технология һәм дизаин көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул. Шигабутдина Марджани, д. 26 / Казан шәһәре, Шиһабетдин Мәрҗәни урамы, 26 йорт |
| Телефон: | +7(843)-293-42-12 |
| E-Mail: | ktlp1@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Казанский колледж технологии и дизайна" |
| Руководитель: | Даутов Ирек Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 1196 |
| У нас учат: | 51 |
Новости
Журналистика буенча 6 нчы ҺӨНӘРИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮЧЕ ДӘҮЛӘТ АВТОНОМИЯЛЕ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ СТУДЕНТЛАРЫ АРАСЫНДА ҮТКӘРЕЛГӘН “КӨМЕШ КАЛӘМ “ БӘЙГЕСЕ
Опубликовано: 16.12.2022Республика урта һөнәри белем бирүче Дәүләт автономияле мәгариф учреждениеләре- көллият һәм техникумнарда укучы студентлар арасында Журналистика буенча татар телендә үткәрелгән иҗади “Көмеш каләм “ бәйгесе Казан технология һәм дизайн көллиятендә 2016 елдан башлап 6нчы тапкыр үткәрелде.
Конкурс Татарстанда Татар телен телен өйрәнү, үстерү ,халкыбызның традицияләрен,гореф-гадәтләрен саклап калу макстын истә тотып төзелгән Дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
Конкурсның учредителе һәм оештыручысы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Казан технология һәм дизайн көллияте “Дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесе.
Конкурсны үткәрү максаты:
Яшь буынга патриотик тәрбия бирүне камилләштерү,шәхес буларак аларга үсәргә ярдәм итү,милли тәрбия бирү,гражданлык бурычларын танып илгә файдалы булу, үзләре сайлап алган һөнәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Конкурсның бурычлары:
Студентларның Һөнәри компетенцияләрен үзләренең язмаларында чагылдырып формалаштырырга өйрәтү.
-Студентларда коммуникатив компетенцияләр формалаштыру.
-Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
-Студент тормышын төрле яклап газета-журналларда яктыртырга өйрәтү.
-Студентларны иҗади яктан үстерү.
2016 елдан башлап бу конкурста -34 уку йортыннан йөз илледән артык студент катнашты.
Конкурс тубәндәге юнәлешләрдә үткәрелде:
-“Иң яхшы репортаж»;
-Иң яхшы интервью»;
-Иң яхшы очерк”;
-“Иң яхшы шигырь”.
-“Иң яхшы медиатекст”
“Көмеш каләм”-2022- конкурсы бу юлы 14 декабрьдә үткәрелде.
12 уку йортыннан 13 заявка кабул ителде.
Жюри әгъзалары -Татарстан Республикасының танылган журналистлары, каләм осталары Кашапова Сөембикә Кыям кызы,Галиева Рәсимә Муллаян кызы һәм Муратова Фирая Мофаздал кызы булды. Алар барлык иҗади эшләрне игътибар белән карап,чыгышларны күзәтеп тиешле бәяне бирделәр.
Иң яхшы медиатекст – юнәлешендә 1- урынны Казан сәүдә - икътисад техникумы студенты Шәрипов Айшат яулап алды,җитәкчесе-Нигмәтҗанова Фәния Мәсгут кызы;
2- урынга Казан технология һәм дизайн көллияте студенты-Бикчәнтәева Алинә , җитәкчесе- Мулланурова Гөлфизә Мидхәт кызы;
3- урынга О.П. Обыденов исемендәге Казан автотранспорт техникумы студенты- Самигуллина Гүзәл , җитәкчесе- Шафигуллина Ләйсән Минзәки кызы, лаек булды.
Иң яхшы интервью юнәлешендә 1 урынны- Казан энергетик көллияте студенты-Тимеров Мөхәммәд яулап алды, җитәкчесе-Гафиятуллина Энҗе Хабибулла кызы;
2-урында Яр Чаллы педагогик көллияте студенты Валиева Алия,җитәкчесе-Карамова Альбина Җәүдәт кызы;
3-урынга Казан технология һәм дизайн көллияте студенты- Батталова Сөмбел лаек булды.
Иң шәп репортаж язучы-Казан төзелеш һәм шәһәр хуҗалыгы архитектурасы көллияте студенты-Фролов Иван -1-нче урынны яулап алды, җитәкчесе-Алеева Гөлназ Усман кызы;
Әлмәт политехник техникумы студенты-Латыпов Риналь -2нче урынга лаек булды ,җитәкчесе-Камалова Зөлфия Әхәт кызы .
Иң күп заявкалар шигырь сөючеләр юнәлешендә була.Бу юлы да шулай килеп чыкты.
Үз-узен сәхнәдә тота белүе,сәнгатьле сөйләү осталыгы белән Казан педагогик көллияте талибәсе- Рәшитова Гөлназ Рөстәм кызы бик тиз күңелләрне яулап алды.Тирән эчтәлекле,лирик шигырьләре белән ул 1-нче урынга лаек булды,җитәкчесе Нигъмәтҗанова Гүзәл Васил кызы;
2-нче урынны-Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте студенты-Ибатуллина Галия Илшат кызы яулап алды,җитәкчесе-Хузина Лилия Мидахад кызы.
3- урынга О.П. Обыденов исемендәге Казан автотранспорт техникумы студенты-Ахметшин Адель лаек булды.
Казан медицина көллияте студенты-Гәрәева Чулпан Рафик кызы, җитәкчесе Исмагилова Гөлүсә Рәкип кызы-“Тапкыр каләм”- номинациясенә лаек булды.
Бу конкурста катнашкан барлык иҗат сөюче студентларыбызга,аларны шундый югары дәрәҗәдә хәзерләп алып килүче хезмәттәшләребезгә, хөрмәтле жюри әгъзаларына чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә яңа үрләр яулап кабат очрашулар насыйп булсын!
Казан технология һәм дизайн көллияте укытучысы Мулланурова Гөлфизә Мидхәт кызы.
К списку новостей











