Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Казанский колледж технологии и дизайна" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Казан технология һәм дизаин көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул. Шигабутдина Марджани, д. 26 / Казан шәһәре, Шиһабетдин Мәрҗәни урамы, 26 йорт |
| Телефон: | +7(843)-293-42-12 |
| E-Mail: | ktlp1@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Казанский колледж технологии и дизайна" |
| Руководитель: | Даутов Ирек Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 1196 |
| У нас учат: | 51 |
Новости
Безнең патриотларыбыз
Опубликовано: 11.12.2022Казан технология һәм дизайн көллиятендә инде берничә ел «Ватан өчен!» дигән клуб эшләп килә. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерү белән шөгыльләнүчеләр турында язып үтәсем килә.
«Ватан өчен!» тарихи-патриотик клубы 2019 елның 25 декабрендә оеша һәм 2020 елның гыйнвар уртасыннан тулысынча эшли башлый.
Шул вакыт арасында «Ватан өчен!» патриотик клубы искиткеч күп изге эшләр башкарды.
«Ватан өчен!» клубының архив тикшеренү бүлеге Бөек Ватан сугышы фронтларында хәбәрсез югалган дип саналган 213 Кызыл Армия сугышчысы һәм командиры һәлак булган урыннарны билгеләде. Клуб әгъзалары Республикабызның Арча һәм Әтнә районнарыннан килгән коллегалары ярдәме белән Татарстан территориясеннән Ватан сугышына чакырылган якташларыбызның туганнарын таптылар һәм аларга тантаналы шартларда геройларны җирләү хәбәрләрен тапшырдылар.
Клуб әгъзалары Президент гранты хисабына үткәрелә торган Бөтенроссия РОМО Ватан эзләнүчеләр мәктәбендә, Т.Р Дәүләт премиясе лауреаты, Р.Ф Хәрби фәннәр академиясе әгъзасы – корреспонденты Михаил Валерьевич Черепанов җитәкчелегендәге Хәрби Дан Клубында укыдылар.
«Ватан өчен!» патриотик клубы тантаналы чараларны үткәрү һәм оештыру өчен агитация бригадасы оештыра , алар белән клубның Күзәтү советы вәкиле – РФ кинематографистлар берлегенең Т.Р буенча әгъзасы – Соколовский Павел Анатольевич шөгыльләнә.
Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан геройларга багышланган “Эфир – Татарстан 24” телеканалы тапшыруда катнашты.
«Ватан өчен!» клубына безнең көллият студентлары гына түгел, башка мәгариф учреждениеләре студентлары да керә.
Ике ел эшләү дәверендә катнашучыларыбыз 600дән артык сугышчы, сугыш фронтларында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның язмышларын билгеләделәр.
2021 елда безнең клуб әгъзалары Герой шәһәр- Керчька эзләү – тикшеренү экспедициясенә 2 тапкыр бардылар һәм тагын 2 700 сугышчы турында мәгълүматлар табып – туганнарына хәбәр итеп- аларның исемнәрен мәгълумат базасы саклау урынын куйдылар.
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакытында сугышларда һәлак булган Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерү буенча уңышлы эшчәнлекне, патриотик хәрәкәтне үстерү өчен, Татарстан Республикасы буенча Яшь Армия Бөтенроссия хәрәкәте Штабы начальнигы боерыгы белән, эзләнү экспедицияләрендә катнашучылар, «Ватан өчен!» - Бөтенроссия хәрәкәтенең 3 нче дәрәҗә медальләре белән бүләкләнделәр. Алар моңа чыннан да лаек!
Бүгенге көндә дә алар изге эшләрен дәвам итәләр, илебезнең чын патриотларын көллиятебездә күрү, алар белән аралашу безнең студентларыбыз өчен менә дигән урнәк. Чын күңелдән аларга уңышлы экспедицияләр телим. Мондый патриотларыбыз булганда тормышыбыз тыныч, матур булыр.
Бикчантаева Алина,Казан технология һәм дизайн көллияте студенты.
К списку новостей











