Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Казанский колледж технологии и дизайна" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Казан технология һәм дизаин көллияте”
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул. Шигабутдина Марджани, д. 26 / Казан шәһәре, Шиһабетдин Мәрҗәни урамы, 26 йорт |
| Телефон: | +7(843)-293-42-12 |
| E-Mail: | ktlp1@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "Казанский колледж технологии и дизайна" |
| Руководитель: | Даутов Ирек Фаритович |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 1196 |
| У нас учат: | 51 |
Новости
Буыннар язмышы кемнәр кулында?
Опубликовано: 11.12.2022Мин- Казан Технология һәм Дизайн көллиятенең 3 курс студенты. Без- киләчәк буын балалары! Нинди генә заман җилләре иссә дә үзебезнең асылыбызны саклап каласы буын , шуны истә тотып ничек булса да дусларыма ярдәмче,уземнән түбән курста укучы студентларыбызга таяныч була алуым белән горурланам! Билгеле бу барлык кешеләргә дә җиңел бирелми,аның өчен дәвамлы эш алып барырга кирәк.Мин катнашкан “Арнуво”,”Неон” модалар театры, “Дастан” иҗади клубында бик күп төрле милләт студентлары белән бергәләп төрле иҗади кичәләр,конкурслар оештыру –минем яраткан шөгылем. “ККТД гүзәле” конкурсында төрле милләт кызлары катнаша; алар үз милләтләре турында сөйли,милли ашларын пешереп күрсәтә,бии, үз телләрендә җырлыйлар.Мондый чаралар безнең дуслыкны ныгыта бара. Уңай нәтиҗәләргә ирешер өчен студентларны уз телләре,гореф-гадәтләре белән тирәнтен кызыксындыру кирәк. Алар белгән һөнәрләрен башкаларга өйрәтә алсалар үзләрен бөтенләй башка төрле хис итәләр. Мисал өчен,әйтеп үтәргә телим:
Эльвина Мөхәмәдуллина Арча шәһәрендә “Татар кызы-2021” –конкурсында 1 урынны яулады, ә бу елда 1 курс студенты булачак модельер - дизайнер кыз Халиуллина Гәлфинәбез “Иҗади кыз” номинациясенә лаек булды.
Ул үзенең осталыгын көллият стеналарында гына курсәтми, Вахитов районындагы 214 нче номерлы балалар бакчасында да ул көтеп алынган кунак . “Бию марафоны” нәниләребезгә бик охшады. Балалар кичәгә бик матур хәзерләнгәннәр иде; Бик матур итеп биеделәр. “Сөмбелә бәйрәме” исә Алтын көзнең күз явын алырлык бизәкләре,өстәлләрне сыгып төшерердәй сый-нигъмәтләре,уен-көлкеләр сабыйларның йөрәгенә үтеп кереп,яңа күңел байлыклары, илһам өстәде. “Сөмбелә” без аларга бик охшады.Чын татар кызы гына шулай үтемле итеп сабыйлар белән аралаша аладыр. “Көз гүзәле”-“Сөмбелә” җырга –биергә генэ оста түгел,ул “Алтын куллар” түгәрәгенең әйдәп баручысы да. Бу юлы балаларны кәгазьдән аллы-голле чәчәкләр ясарга өйрәтте. Сабыйлар да бик уңган ! Апаларыннан бер дә калышмыйча матур чәчәк гөлләмәсе төзеделәр.
Бу очрашулар вакытында кызларыбыз студент икәнлекләрен онытып үзләрен өйрәтүче-һөнәр иясе итеп тоялар. Туган телебездә аралашуның тәмен белүче апаларын сабыйлар тагын да түземсезлек белән көтеп калдылар. Әле алда бик күп бәйрәмнәребез бар. 214 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре,татар теле укытучысы балаларга бик яхшы белем,тәрбия нигезләре бирәләр.Без балаларның рәхәтләнеп туган телебездә аралашуына сокланып кайтабыз. Бик зур, нигезле тәрбия биргәннәре өчен аларга аеруча зур рәхмәт! Тәрбия бишектә ятканда башлана, без шулай кулга-кул тотынышып максатчан эшләгәндә генә телебезне саклап кала алырбыз .
6 нчы кабат 14 декабрьдә Республикабызның көллият һәм техникум студентлары арасында “Көмеш каләм” исеме астында яшь журналистлар конкурсын үткәрәбез. Журналистика белән кызыксынган шигырьләр,хикәяләр язучы студентлар монда үзләренең каләмнәрен сынап карыйлар,Мин дә бу конкурста үземне сынап карарга булдым.
Бу катлаулы тормышта нинди генә сынаулар булмасын безнең буын аны намус белән үтеп чыгарга өйрәнә. Безгә үзебезне җәмгыятькә кирәкле итеп тояр өчен барыбызга да бер дулкында тирбәлергә кирәк. Сүземне йомгаклап барлык телебез язмышына битараф булмаган яшь көчләрне чыныктырырга,үстерергә җан атып торган милләтпәрвәрларыбызга,укытучыларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Заман сынауларына бирешмичә алга барырга ярдәм итәргә без һәрвакыт әзер.
Алина Бикчантаева.
К списку новостей











