• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Казанский колледж технологии и дизайна" / Дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе “Казан технология һәм дизаин көллияте”

Визитная карточка

Адрес: 420021, РТ, г. Казань, ул. Шигабутдина Марджани, д. 26 / Казан шәһәре, Шиһабетдин Мәрҗәни урамы, 26 йорт
Телефон: +7(843)-293-42-12
E-Mail: ktlp1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГАПОУ "Казанский колледж технологии и дизайна"
Руководитель: Даутов Ирек Фаритович
Год основания учреждения: 1920
У нас учатся: 1196
У нас учат: 51

Новости

Буыннар язмышы кемнәр кулында?

Опубликовано: 26.11.2021

Татар телен гомуми формада өйрәтә торган дәүләт программасын кабул иткәч билгеле инде без укыту-тәрбия эшендә дә зур уңайлылыклар тудырылыр дигән өмет белән яшәдек. Тик көткәнебезчә килеп чыкмады шул.Татар теле укытучыларын хәзер кайда гына күрмисең; алар география,физкультура,тарих,рус теле укытырга мөмкин,яки бер дә булмаса базарга чыгып эшлиләр;соңгысы-ышанычлырак,чөнки анда алар теләгән кадәр эшлиләр, үзләре өчен яшиләр.

Әйе,Татар теленең хәле   бик аянычлы көннәр кичерә.Шулай булуга карамастан башларын югары күтәреп ,кыенлыкларга бирешмичә эшләүче патриотларыбыз бар; алар безнең  балаларыбыз,киләчәк буын балалары! Нинди генә заман җилләре иссә дә үзебезнең асылыбызны саклап каласы  буын без..Дәресләр  аз булса да төшенкелеккә бирелергә вакыт та, теләк тә  юк.Быелгы уку елында нинди генә республика конкурсларында катнашмадык. Җиңүләр җиңел бирелми,аның өчен дәвамлы эш алып барырга кирәк.Мин җитәкләгән  Модалар театры “Арнуво”, “Дастан” иҗади клубында  йөргән бик күп төрле милләт  студентлары  белән бергәләп төрле иҗади кичәләр,конкурслар оештырабыз.  “ККТД гүзәле” конкурсында төрле милләт кызлары катнаша; алар үз милләтләре турында сөйли,милли ашларын пешереп күрсәтә,бии, үз телләрендә җырлыйлар.Мондый чаралар безнең дуслыкны ныгыта бара. Уңай нәтиҗәләргә ирешер өчен  студентларны уз телләре.гореф-гадәтләре белән тирәнтен кызыксындыру кирәк. Алар  белгән һөнәрләрен башкаларга өйрәтә алсалар үзләрен бөтенләй башка  төрле хис итәләр. Мисал өчен,әйтеп үтәргә телим:

Эльвина  Мөхәмәдуллина  Чистай шәһәрендә үткәрелгән “Тамырлар” конкурсында “Җырлыйм,сөйлим Туган телемдә” номинациясендә 2 урын,  “Татар кызы-2020” –конкурсында 1 урынны яулады Булачак модельер - дизайнер кыз  үзенең осталыгын көллият стеналарында гына курсәтми. Вахитов районындагы 214 нче номерлы балалар  бакчасында да ул көтеп алынган кунак .Көллият тулай торагында “Сөмбелә бәйрәме үткәргәннән соң ,“Көз гүзәле” бу бәйрәмне дус кызлары Камилә Арсымбаева һәм Эльвина Давлиевалар  белән балалар бакчасында да үткәрергә булышты. Балалар кичәгә бик матур хәзерләнгәннәр иде; Бик матур итеп җырладылар.биеделәр. Алтын көзнең күз явын алырлык бизәкләре,өстәлләрне сыгып төшерердәй  сый-нигъмәтләре,уен-көлкеләр сабыйларның йөрәгенә үтеп кереп,яңа күңел байлыклары.илһам өстәде. “Сөмбелә” без аларга  бик охшады.Чын татар кызы гына шулай үтемле итеп сабыйлар белән аралаша аладыр.  “Көз гүзәле”-“Сөмбелә” җырга –биергә генэ оста түгел,ул “Алтын куллар” түгәрәгенең әйдәп баручысы да.Бу юлы  балаларны кәгазьдән аллы-голле чәчәкләр ясарга  өйрәтте. Сабыйлар да бик уңган ! Апаларыннан бер дә калышмыйча матур чәчәк гөлләмәсе төзеделәр.

Бу очрашулар вакытында кызларыбыз студент икәнлекләрен онытып үзләрен өйрәтүче-һөнәр иясе итеп тоялар. Туган телебездә аралашуның тәмен белүче апаларын сабыйлар тагын да түземсезлек белән көтеп калдылар. Әле алда бик күп бәйрәмнәребез бар. 214 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре,татар теле укытучысы  балаларга бик яхшы белем,тәрбия нигезләре бирәләр.Без  балаларның рәхәтләнеп туган телебездә аралашуына сокланып кайтабыз. Бик зур, нигезле тәрбия биргәннәре өчен аларга аеруча зур рәхмәт!   Тәрбия бишектә ятканда башлана,без шулай кулга-кул тотынышып максатчан эшләгәндә генә телебезне саклап кала алырбыз

.Планда ятимнәр йорты.” Республика көллият һәм техникумнары студентлары арасында  үткәреләсе Татар кызы” конкурсы финалы, Минзәлә шәһәрендә үтәсе “Әдәби табышмак”,тагын бик күп эшләребез бар.

5 нче кабат 1 декабрьдә  Республикабызның  көллият һәм техникум студентлары арасында “Көмеш каләм” исеме астында яшь журналистлар конкурсын үткәрәбез. Журналистика белән кызыксынган шигырьләр.хикәяләр язучы студентлар монда үзләренең каләмнәрен сынап карыйлар,Мин дә бу конкурста үземне сынап карарга булдым.

Бу катлаулы тормышта нинди генә сынаулар булмасын безнең буын аны намус белән үтеп чыгарга өйрәнә. Безгә үзебезне җәмгыятькә кирәкле итеп тояр өчен  барыбызга да бер дулкында тирбәлергә кирәк. Сүземне йомгаклап барлык  телебез язмышына битараф булмаган яшь көчләрне  чыныктырырга,үстетергә  җан атып торган милләтпәрвәрларыбызга,укытучыларыбызга  рәхмәт әйтәсем килә. Заман сынауларына бирешмичә алга барырга  ярдәм итәргә без һәрвакыт әзер.

Мәликә Хисмудинова.



К списку новостей