муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеуслонская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422570, с. Верхний Услон, ул. Чехова, д. 34 |
Телефон: | +7(843)-792-15-12 |
E-Mail: | 1502000003@tatar.ru; v-uslon.school@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнеуслонская СОШ" |
Руководитель: | Борисова Ирина Васильевна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 345 обучающийся |
У нас учат: | 28 учителей |
Новости МБОУ "Верхнеуслонской средней школы"
21 февраль – Туган телләр көне
Опубликовано: 22.02.2018
21 февраль көнне Бөтендөнья күләмендә Туган телләр көне билгеләп үтелә.
Безнең мәктәптә татар теле укытучысы Фарукшина ГӘ җитәкчелегендә 7б, 3б сыйныфларында “Телләр белгән- илләр гизгән” дигән темага кичә үтте. Укучылар кичә барышында Г.Тукай, Н.Исәнбәт, И.А.Бунин, Ш.Маннур, Ф.Яруллин шигырьләрен сөйләделәр. Презентация карадылар. Ике командага бүленеп ярыштылар. “Зирәкләр” командасы җиңеп чыкты.Ә 3б сыйныфы укучылары җанатарлар булдылар.
Укучылар кичә барышында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Безнең Татарстаныбызда 173 милләт яшәвен, кешеләрнең җир шарында 6000нән артык телләрдә сөйләшүләрен, иң күп сөйләшә торган тел кытай теле булуын, татар теленең 14 аралаша торган телләр составына керүен һәм татар телен белсәң, 30дан артык милләт белән аралашырга мөмкин булуын белеп киттеләр.
Бүгенге көндә 383 тел юкка чыгарга мөмкин.Татар телен саклыйк, татар телендә сөйләшик!
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
К списку новостей