МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа имени И.К. Хайруллина Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, г. РТ, Высокогорский район, с Ямашурма, ул. Школьная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-653-29-11 |
| E-Mail: | Syam.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ямашурминская СОШ им. И.К. Хайруллина" |
| Руководитель: | Сафиуллин Ленар Габдулкаюмович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 164 учащихся |
| У нас учат: | 24 педагога |
МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа имени И.К. Хайруллина Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Җәйге хезмәт һәм ял лагеры "Тургай" 22.06.2015

22 июньдә Кайгы һәм Хәтер көненә багышланган митинг узды. Митингта "Көмеш су" һәм "Тургай" лагерына йөрүче балалар, укытучылар, тыл хезмәткәрләре, ветераннар советы җитәкчесе, җирле үзидарә вәкилләре катнашты. Мәктәпнең "Сугышчан Дан" музее җитәкчесе Галиәхмәтова Ч.И һәм Ямаширмә авылының ветераннар советы җитәкчесе Исмәгыйлева Д.М чыгыш ясадылар. Һәйкәл янына венок куелды. "Мәңгелек Дан" чарасында лагерь балалары концерт номерлары тәкъдим итте.
-
"Көмеш су" лагеры. Хәтер көненә митинг 22.06.2015

22 июньдә Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан Г.Батыршин һәм Билгесез Солдат һәйкәле янында митинг узды. Балалар алдында авылның ветеранар советы җитәкчесе Исмәгыйлева Дания апа һәм мәктәпнең "Сугышчан Дан" музее җитәкчесе Галиахметова Чулпан чыгыш ясадылар. Алар балаларга сугыш фаҗигасен күрмәскә, безнең өчен җиңү яулаган әби-бабаларыбызны онытмаска, бәхетле тыныч тормышта илебезгә файдалы шәхесләр булып үсәргә фатиха бирделәр.
-
"Көмеш су" лагеры 20.06.2015

"Әтиләр көне" кысаларында футбол ярышы үткәрелде. Дуслык җиңде.
-
"Көмеш су" лагеры. Футбол ярышы 20.06.2015

20 июньдә футбол гына түгел, ә "Күңелле старт" та үткәрелде. Дуслык җиңде!
-
"Көмеш су" лагеры. "Пиратлар көне" 19.06.2015

"Пиратлар көне". Хәзинәне табу өчен тылсымлы сүзләр табарга кирәк иде. Ә ул сүзнең хәрефләре төрле урыннарга "качканнар" булып чыкты. Балалар бу юлларны үткәндә кызыклы сорауларга җавап таптылар."Хәзинәбез" бик тәмле туңдырма булып чыкты!!!
-
"Көмеш су" лагеры 19.06.2015

19 нчы июнь көнне "Эрмитажга сәяхәт "дип аталган мероприятие уздырылды.
-
Җәйге хезмәт һәм ял лагеры "Тургай". Сәламәтлек көне 19.06.2015

"Тизрәк, югарырак, көчлерәк" ярышында "Тургай" лагерына йөрүчеләр көчләрен сынап карадылар. Ярышлардан соң тамак ялгагач, бакча эшләрен дәвам иттеләр.
-
"Көмеш су" лагеры 19.06.2015

Буген лагерыбызда "Пиратлар көне" үткәрелде. Балалар бергәләп пиратлар яшергән хәзинәне эзләделәр. Аннан соң "Дәүләт Эрмитажына 250 ел"дигән темага рәсемнәр конкурсында бик теләп катнаштылар.
-
"Көмеш су" лагеры. 18.06.2015

Туган авылыбыз Ямаширмәдә урнашкан Страус фермасына сәяхәт балалар өчен һәрвакыт кызыклы. Алар анда төрле җәнлекләр һәм кошларны карап кына калмыйлар, ә рәхәтләнеп балык та тоталар.
-
Җәйге хезмәт һәм ял лагеры "Тургай" 18.06.2015

Җәйге хезмәт һәм ял лагерына йөрүче укучылар өчен "Хезмәт десанты" үткәрелде. Укучылар авылыбызның терлекчелек фермасына ярдәм йөзеннән яфраклы агачлардан себерке бәйләп тапшырдылар.







