МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа имени И.К. Хайруллина Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, г. РТ, Высокогорский район, с Ямашурма, ул. Школьная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-653-29-11 |
| E-Mail: | Syam.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ямашурминская СОШ им. И.К. Хайруллина" |
| Руководитель: | Сафиуллин Ленар Габдулкаюмович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 164 учащихся |
| У нас учат: | 24 педагога |
МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа имени И.К. Хайруллина Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Көмеш су" лагеры , "Тургай" хезмәт һәм ял лагеры."Безгә киләчәгебез кадерле!!!" көне. 03.07.2015

Бүген безнең лагерыбызга Коркачык авылы мәдәният йортыннан "Нечкәбил" курчак театры килде. Спектакльнең җитәкчесе Айгөл Хәйруллина балалар белән викторина үткәрде. Аннан соң бик эчтәлекле "Сәламәтлек аланына сәяхәт" дип исемләнгән спектакль куйдылар.Әлеге спектакль балаларга наркотикларга Һәм зарарлы матдәләргә каршы пропаганда алып бара. Балаларга спектакль бик ошады. Без бу курчак театрына иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Җәйге хезмәт һәм ял лагеры "Тургай". Хезмәт десанты 02.07.2015

Хезмәт һәм ял лагерының 16нчы көне "Хезмәт десанты" исеме астында узды. Традицион зарядкадан башланган көнебез дару үләннәре җыю, макулатура тапшыру һәм бакчада эш белән үрелеп барды.
-
Җәйге лагерь "Тургай".Макулатура тапшыру 02.07.2015

Бергә эшләве күңелле һәм рәхәт! Аеруча ярыша-ярыша макулатура тапшырганда кызык булды.
-
"Көмеш су" лагеры."Туган көн"көне 02.07.2015

Бүген лагерыбызда "Туган көн" көне булды. Туган көннәре лагерь чорына туры килгән укучыларга бүләкләр тапшырылды. Бик кызыклы, мавыктыргыч уеннар үткәрелде.
-
"Көмеш су" лагеры. "Мульти-пульти"көне 01.07.2015

Бүген лагерыбызда "Мульти-пульти" көне иде. Көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Аннары "Мультвопрос" конкурсы,авыл китапханәсе белән берлектә "Көйне уйлап тап" уены, табышмаклар турниры үткәрелде.
-
"Тургай"хезмәт һәм ял лагеры. Иске Казан музей-тыюлыгына экскурсия 01.07.2015

"Тургай" лагеры 15нче көнне Иске Казан музей-тыюлыгына экскурсиягә барды. Экскурсовод Фәния апа һәр экспонат турында җентекләп сөйләде, Иске Казан тарихы белән таныштырды. Аннары без изге урынга- Мулла Хаҗи чишмәсенә юл тоттык. Савытларыбызны чишмә суы белән тутырып, Изге Ураза аенда теләкләребезнең чынга ашуын теләп лагерыбызга кайттык.
-
Хезмәт һәм ял лагеры "Тургай". Фельдшер белән очрашу 30.06.2015

Бүген "Тургай" лагерында тәрбияләнүчеләр Ямаширмә авылы фельдшеры Хәсбиуллина Энҗе Расих кызы белән очраштылар. Энҗе апа балаларга сәламәт яшәү рәвешенең асылы, көндәлек режим, дөрес туклану, физик күнегүләр файдасы, начар гадәтләрнең зыяны турында сөйләде.
-
"Көмеш су" лагеры. Лагерьлар арасында дуслык турниры 30.06.2015

Бүген "Көмеш су" лагерының футбол командасы Шәпше мәктәбе җәйге лагерының футболчылары белән стадионда очраштылар. Ярышта "Дуслык" җиңде.
-
"Көмеш су" лагеры. "Президент белән бергә!"акциясе 29.06.2015

"Көмеш су"лагерында бүген "Президент белән бергә!" акциясе үткәрелде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан велосипедлар ярышы балалар тарафыннан теләп кабул ителде. Җиңүчеләр билгеләнде, һәр бала сәламәт яшәү рәвешенең асылы дөрес туклану һәм физик активлык икәнен төшенеп кайтып китте.
-
Хезмәт һәм ял лагерында "Президент белән бергә!"акциясе 29.06.2015

Хезмәт һәм ял лагерында бүген "Президент белән бергә!" акциясе игълан ителде. Шул хөрмәттән балалар "Чиста авыл" рейдына чыктылар. Туган авылыбызны чистарту эшләрендә катнаштылар.







