Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ямашурминский детский сад «Йолдыз» Высокогорского муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, Республика Татарстан, Высокогорский район, с. Ямашурма, ул. Советская д.2 а |
| Телефон: | +7(843)-653-29-67 |
| E-Mail: | ds.Yoldyz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ямашурминский детский сад "Йолдыз" |
| Руководитель: | Гимадиева Лейля Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 70 воспитанника из них: воспитанники инвалиды - 0, воспитанники являющиеся иностранными гражданами - 2 |
| У нас учат: | 8 педагогов, язык обучения - татарский |
Безнен яналыклар
Халыкара Җир-Ана көне
Опубликовано: 22.04.202622 апрельдә Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Бу чиста җир, чиста һава һәм су бәйрәме. Ул безгә тагын бер тапкыр уйланырга ярдәм итә..Һәр гамәл зәгыйфь табигатьне җимерә дә, аның моңарчы булмаган матурлыгын саклый да ала. Безнең балалар бакчасында Җир көненә багышланган тематик көн узды.
Балалар «Җир – безнең уртак йортыбыз» презентациясен карадылар, анда безнең планетаның, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының ничек матур булуын, шулай ук планетабызның ничек пычрануын, ни өчен барлык тереклекнең һәлак булуын һәм кешеләрнең җирнең матурлыгын саклап калырга ничек ярдәм итә алуларын ачык күрделәр.
Табигатьне, сулыкларны, хайваннарны яклау, аларга сакчыл караш турында сөйләштелэр. Аларны сакларга безнең дусларыбыз да булышты. Тихоня, Шалун, Умница, Елочка аларга ярдәм итте. Бергәләп әңгәмә кору, презентация карау аларны планетабызны саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйландырды, аны ничек сакларга кирәклеге турында «табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен»искә төшерде.
Әйдәгез, балаларыбызны кечкенәдән табигатьне сакларга өйрәтик! Шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыйк, табигатьне яратыйк!
К списку новостей





